Укытучылар 1-нче сентябрьдә бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре белән нишлиләр икән? Ике көннән шиңә бит.. Ә безнеке бер атнадан да, ике атнадан да шиңмәс!) Чүлмәктә үсеп утырган бу матур гөлләрне тәрәзә тебендә үстереп тә, бакчага да күчереп була (Бакчачылык кибетеннән алган гөлнең инструксыясендә - кышлый диелгән). Экологияне кайгырту, табигатьне саклау инде үзенчә )
Бүген кичен биргән дәреслекләрне карарга, тагын өй эшләрен бергә ясарга туры килер инде. Уку елы башланды.
Кемнәрнең балалары-оныклары мәктәптә укыса - барыгызны да белем көне белән котлыйм! Милләтебезнең киләчәге - мәгърифәттә. Тырышыйк. Мөгалимнәргә, укытучыларга үзебезнең рәхмәтебезне, хөрмәтебезне күрсәтергә онытмыйк.