Диванный эксперт - это комплимент )

Sep 02, 2020 12:23

Рус телендә «диванный эксперт» дигән җөмләне “дилетант - берәр өлкәдә белемле булып күренергә теләүче белемсез кеше” мәгънәсендә куллану бик таралган.
Ә бит Диван дигән сүз Госман дәүләтендә һәм кайбер мөселман илләрдә, шулай ук татар ханлыкларында да булгандыр дип уйлыйм - солтан, хан каршысында түрәләрдән-вәзирләрдән торган кануннар чыгаручу бер мәҗлесне аңлаткан. Димәк диваннарда утыручы киңәшчеләр чынлыкта чыннан да белемле кеше булганнар һәм сезне интернетта “диванный эксперт” дип бәяләсәләр - моны мактау дип кабул итегез. ))

В последние годы распространилось словосочетание «диванный эксперт», означающее дилетанта пытающего выдать себя за эксперта в каком-то вопросе.
А исторически в Османской империи, некоторых мусульманских странах, татарских ханствах - одно из значений слова «Диван» - это собрание при султане или хане, состоящее из визирей и крупных сановников для выработки законов и т.д.
Если Вас назвали при дебатах «диванным экспертом» - принимайте это как высокую оценку ))


юмор

Previous post Next post
Up