Бу шытып чыккан үсентеләрне кем таный алыр?

May 26, 2020 09:31



🙂 Озак уйлап тормагыз - бу кедр агачы. 2018 елда Красноярскида командировкада булганда соңгы көнне сувенир-бүләккә базардан кедр чикләвеген алган идем. Әлбәттә күбесе ашалды. Бераз калганнын комга салып кыш буе салкында тоткан идем, язын шытып чыкмадылар. Ачуымнан былтыр язын бакчаның бер почмагында карлыган янына сибеп ташлаган идем дә, оныттым. Быел шул урынна эшкәрткәндә - бу нәрсә икән дип аптырам карасам - бу бит минем кедрларым! Ел буе җир өстендә ятып, киләсе елга гына үсенте биргәнләр. Аларны әкрен генә җыеп савытларга утырттым.


агач утырту

Previous post Next post
Up