Бу эшне көчәйтергә кирәк
"Фән һәм дин"нең №19 да язылган Изиәтуллин иптәш мәкәләсен укыгач, аңа кушылу белән бергә, мәктәпләргә дингә каршы тәрбияне вакытлы бер эш итеп алмаска, бәлки планга бәйләп, төп эш итеп алып барырга кирәк дип уйлыйм.
Үткән уку елында без Төмән окрук, Ялутор районы Аслана I баскыч мәктәбендә бу эшне тәҗрибә кылып карадык. Эш бик нәтиҗәле былып чыкты.
Мәктәптә дингә каршы тәрбияне еллык планга кертеп көндәлек эшләрдә алып бардык. Шуның нәтиҗәсе бигрәктә "Дин", "Ураза", "Корбан" бәйрәм көннәрендә балаларның мәктәпкә йөрү прасентлары артты. Мәсәлән: 1925-26 уку елында 6,5 % булган булса, 1925-27 дә - 10%, 27-28 дә - 17%, 28-29 дә - 75%лар булды. Быел исә 100% булдырырга тырышабыз.
Әгәрдә матбугатта дингә каршы праграм бирелә башланса тагында яхшы булыр иде.
Иф
"Фән һәм дин" журналы, №22 1929 ел