Гөлназ ГЫЙЛФАНОВА
ТӨМӘНДӘГЕ КИНДЕРДЕ
Киндерле авылында йөргәндә, мин үземнең Татарстанда түгел, ә ерак Төмән өлкәсендә икәнемне бөтенләй оныттым. Әллә инде бу авылга нигезне узган гасыр башында монда килеп, минем туган якларымнан булган Кайбыч кешеләре салгангамы, әллә инде һәр кеше матур итеп үзебезчә, татарча сөйләшкәнгәме - белмим. Киндерле Татарстандагы чын татар авылына охшаган - матур, буялган, каралган йортлар, саф татарча сөйләшүчеләр, үзебезчә киенгән, яулык бәйләгән апа-әбиләр.
Инде әйтеп киткәнемчә, Киндерледә Татарстанның Кайбыч районыннан килүчеләрнең балалары, оныклары яши. Үземне Апас якларыннан дигәч, алар мине бигрәк тә якын итеп, якташлары кебек каршы алдылар. Күбесенең әле дә Кайбыч, Апас районнарында, Казанда, Чаллыда якын туганнары яши. “Ләкин хәзер инде бик кайткан юк ул якларга, сәламәтлек тә ерак юлга чыгарлык түгел, сәфәргә акча да бик күп кирәк”, - дип зарланды олы яшьтәге әби-бабайлар.
Авыл үзе әллә ни зур түгел, 400 тирәсе кеше яши. Хәзер инде Татарстанның да күп кенә авыллары өчен, бу аз дип әйтмәс идем. Һәрхәлдә, күршедәге тагын бер татар авылы
- Кыткулдә 100ләп кенә кеше яши. Аларның да күпчелеге инде пенсия яшендәгеләр икән. Ә Киндерледә әле яшьләр бар. Авылга газ да кертә башлаганнар. Әйе-әйе, әле кертә генә башлаганнар. Газ, нефть өстендә утырган Төмән өлкәсе өчен бу хәл гаҗәпләнерлек инде, әлбәттә. Киндерлегә алып бара торган юлларга да асфальт салынмаган. “Башка тирә авылларда газ да бар, юллар да салынып бетә инде. Район башлыгы безнең авылдан, татар кешесе, әллә шуңа да барысы да иң соңгы чиратта эшләнелә. Күрәсең, татарларга, үз авылына булыша дип әйтүдән куркадыр”, - дип сөйләүчеләр бар халык арасында.
Авылда урта мәктәп эшләп килә. Аның директоры Алсу Латыйпова сүзләренә караганда, мәктәптә 114 бала белем ала. Монда татар һәм урыс балалары бергәләшеп укый, чөнки мәктәпкә тирә-як татар һәм урыс авылларыннан да укырга киләләр. Шулай итеп, 5 авылга нибары 100 тирәсе генә бала җыела. Ә бит әле 70 нче еллар ахырында гына Киндерле мәктәбендә (ул вакытта мәктәп әле сигезьеллык кына булуга карамастан) 250дән артык укучы булган. Бу хакта мәктәпне шул елларда җитәкләгән Мөнирә Шәмсетдинова сөйләде.
Мөнирә апа әйтүенчә, ул вакытта мәктәп гөрләп торган. Анда татар теле дә атнасына 5-6 сәгать укытылган. “Хәзер татар теле дәресләрен бик кыскарттылар шул инде”, - дип уфтана хәзер дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган Мөнирә Шәмсетдинова. “Бүгенге көндә мәктәп укучыларына атнага ике мәртәбә татар теле дәресләре керә. Бу дәресләргә бары тик татар балалары гына йөри. Ә менә татар телендә әзерләнгән класстан тыш чараларда еш кына урыс балалары да катнаша”, - дип сөйләде Алсу Латыйпова.
Шунысы куанычлы, авыл халкы, шул исәптән яшьләр дә, татарча гына сөйләшәләр.
Эчкечелек проблемасы, авыл халкы арасындагы динсезлек турында Киндерледә төзекләндерелгән мәчетне ачу тантанасында да әйтелде. Мондагы мәчет инде 1909 елда ук төзелгән булган. Сүз уңаеннан, киләсе елда Киндерледә мәчетнең 100 еллыгын билгеләп узарга җыеналар. Авылның мөселман оешмасы җитәкчесе Дәүләт Хәбибуллин сүзләренә караганда, мәчетне 1997 елда ук төзекләндерә башлаганнар. Ике елдан соң совет заманында эшләмәгән мәчет яңадан ачылган. Быел исә аңа бик яхшы ремонт ясалган. Мәчетнең эче дә, тышы да бик сыйфатлы итеп эшләнелгән, шушы араларда аның түбәсен дә яңадан ябарга тиешләр.
Аның аскы, подвал өлешендә мәдрәсә дә урнашачак. Дәресләрне авыл мулласы Сәлимҗан Саматов алып барачак. Ул үзе Киндерле кешесе түгел, Таҗикстаннан килгән. Авылда инде 5 ел яши, Русия ватандашы.
- Имамыбыз бик укымышлы, дини, әйбәт кеше, халык аны бик ярата. Кирәк булганда, безнең тирәдәге башка, мәчетләре булмаган авылларга да барып йөри, - дип сөйләде имам турында Дәүләт Хәбибуллин.
- Үзебездән гарәп илләренә укытырга җибәрергә берничә яшь егетебезне әзерләгән идек тә, килеп чыкмады. - ди җирле мөселман оешмасы җитәкчесе.
Дәүләт Хәбибуллин киләчәктә мәдрәсәгә дин дәресләрен алырга әбиләр, апалар гына түгел, яшьләр, балалар да йөрер дип өметләнә. Бу теләкне Киндерле мәчетен төзекләндерүгә зур өлеш керткән эшмәкәр Ринат Насыйров та белдерде.
"Идел" журналы, 2008, №10