Хуҗамбирде бине Сөенечбакый. Худжамбирде бин Суюнучбаки

May 24, 2019 16:09

335. Хуҗамбирде бине Сөенечбакый

Себердә Тубыл шәһәреннән унбиш чакрым ераклыкта Саускан авылында 62 яшендә 1273 (1857) елның җөмадиел-ахир (гыйнвар) аенда вафат булды. Бохарада укып Әбү Габдулла Габделкадыйр бине Ниязәхмәд бине Сәфәрәхмәд әл-Фарукый хозурында тәрбияләнеп тарикатьтә рөхсәт алды. Гыйлем вә аңлылыгы, белеме гүзәл иде, диләр. Кыска төннәрдә ястү намазын уку фарыз түгел игътикадында булып гомер сөргәненнән соң, Әбеннасыйр Габденнасыйр бине Ибраһим әл-Курсавыйның ястү намазы хакында булган фикерләрен күреп, үзенең хата // [267] юлда булганын аңлаган. Балигъ булган көненнән бирле калдырган ястү намазларын тулысынча каза кылып укыган. Дөрес юлга басуына сәбәп булганы өчен Курсавыйны һәрвакыт хәер белән искә алган, диләр.
Себердә кайбер шәкертләре авылларга имам булдылар, Бәшир исемле бер шәкерте укыту вазыйфасын башкарган.

335. Худжамбирде бин Суюнучбаки

Скончался в деревне Саускан, что в Сибири, в пятнадцати верстах от города Тобольска, в январе 1857 года в 62-летнем возрасте. Проучившись в Бухаре, получил у Абу Абдуллы Абдулкадыра бин Ниязахмед бин Сафарахмед аль-Фаруки разрешение на тарикат. Говорят, что знаниями и умом обладал прекрасными. Всю жизнь был уверен, что в короткие ночи чтение намаза «ясту» необязательно, однако, узнав мнение Абуннасыра Абдуннасыра бин Ибрагим аль-Курсави о намазе «ясту», понял, что был не на правильном // [267] пути. Полностью прочитал намазы, пропущенные им с совершеннолетнего возраста. Говорят, что всегда с благодарностью вспоминал Курсави за то, что наставил на путь истинный.

тексты из:
Ризаэддин Фахруддин "Асар", Том 2. Казань, «Рухият»

Асар, 1850-1859, Саускановские, имамы

Previous post Next post
Up