Төмән ярминкәсе. Сәгыйдов. Вакыт газетасы. 1913 ел.

Oct 18, 2022 12:17



Төмән ярминкәсе.
(Үз мөхбиремездән)
15 июньдә Төмән ярминкәсе рәсми ачылды. Быел "Иртыш"тан параходлар төшү сәбәпле ярминкәгә мал килеп йетә алмады. Зайсан, Семи тарафларындан килгән мал бик аз. Алучылар иртә килеп йитүләре сәбәпле мал хәзергә бик шәп үтә. Бәһәләр кыйммәт: дубный куй тиресе 1 сум 30-40 т., шубный - 1 сум 5 т., мижаумка - 70-75 тиен. Башка малларның бәһәләре төгәен ителеп йитмәгән әле. Мал елдагыдан аз килер диләр. Шул сәбәпле бәһәләр күтәренке булыр.
Үткән сәнәдә мөфти хәзрәт тарафындан ярминкәгә имам итеп йибәрелгән Уфаның 5-нче мәхәллә хәзрәте быел да килде. Үткән ел халык анардан мәмнүн калган иделәр.
Хәзер Төмән әтрафында һавалар яхшы. Һәр көн диярлек ягъмур явып тора. Ашлык бәһәләре хәзер төште: богдай оны 70-75 т., арыш оны 50 т., солы - 60 т., аяклы мал бәһәсе бик күтәрелде.
Төмән - Омски тимер юлында гәер рәсми сүрәттә генә поездлар йөреп тора. Ярминкәгә килүчеләр һәммәсе яңа юл белән килә.
Төмән әтрафындагы мөселман авылларында аз-маз хәят асәре күренә башлады. Кечек Манчыл карьясендә патрибителный кибет ачуга устав төзеп хөкүмәттән тәсдыйк иттереп алдылар. Кибет салына башлады. Олугъ Манчыл авылында "җәмгыять хәйрия" вә "нәшер мәгариф җәмгыяте" ачарга теләп устаф төзеделеләр. Тәсдыйк ителгәне юк әле. Бу җәмгыятьләр вәҗүдкә килгәндә дәвамлары өметледер. Хәзердән үк авылның һиммәтле байларындан Миркасыйм хаҗи Миршаноф 5 мең сум бирергә вәгъдә кылды. Мәрхүм Габделкәбир хаҗи Мортазин җәмгыять ачылган вакытта анарга 2 мең сум вәсыят итеп калдырган иде. Бу акча хәзер банкада ята. Авылның фикерле байларындан мәрхүм Ногман Тозбакоф та җәмгыять файдасына дип 1500 сум вәсыят итеп калдырды. Болардан башка да җәмгыять ачылган вакытта күп ярдәм итүчеләр булыр дип өмет ителә. Җәмгыятнең тизрәк ачылып муфкыйт белән дәвам итүен телимез.
Сәгдиеф

Может опечатка и автор не Сагдиев а Сагитов?

Тузбаков, 1910-1919, Ембаевские юрты, купцы, Тюмень, Тураевские, Муртазин, Миршанов, Сагитов

Previous post Next post
Up