Сабанчы бин Ярмөхәммәд. Сабанчы бин Ярмухаммед из Куларовских юртов

Apr 10, 2019 17:09

308. Сабанчы бин Ярмөхәммәд

Тубыл янында булган Коллар авылында имам булып, 94 яшендә 1270/1853 елда вафат булды. Бу җирләрдә булган мәдрәсәләрдә башлангыч белемне үзләштергәннән соң, Бохарага барып укыган.
Шәкертләре: Фәхреддин бине Ярлыкаш, Нәүрүз бине Сабанчы әт-Тубылый, Рузмөхәммәд бине Гомәр, Таштимер бине Биләл һәм башкалар. Вафат булган көненә кадәр дәрес белән мәшгуль булган, күп шәкерт җыеп гыйлем тарату өлкәсендә күп тырышкан. Астрономия гыйлемендә осталыгы булып, кояш һәм ай тотылу хакында күп вакыт алдан хәбәр бирер, шәкертләренә күрсәтеп торыр иде, диләр. Ул төзегән тәкъвим [календарь] вә айларның беренче көннәрен билгеләү җәдвәле бүгенгә кадәр Себердә төп кулланма булып торганын // [240] Нигъмәтулла бине Карамшактан ишеткән идем. Себер рус кулы астына кергәннән соң иң беренче булып Хиҗазга барып хаҗ кылган кемсәләр ошбу Сабанчы һәм иптәшләре булган.

Перевод на русский язык:

308. Сабанчы бин Ярмухаммед

Был имамом в деревне Коллар, что под Тобольском, скончался в 1854 году в 94-летнем возрасте. Получив начальное образование в местных медресе, поехал учиться в Бухару.
Ученики: Фахруддин бин Ярлыкаш, Науруз бин Сабанчы ат-Тубули, Рузмухаммед бин Гумар, Тиштимер бин Билал и другие. До конца своих дней был занят преподаванием, набирал много учеников, приложил все свои силы для распространения знаний. Говорят, что был докой в астрономии, зачастую заблаговременно сообщал своим ученикам о солнечном или лунном затмении. От Нигматуллы бин Карамшака я услышал, что составленный им календарь и таблица с указанием первых дней месяца до сих пор используются в Сибири. После покорения Сибири русскими Сабанчы и его товарищи были первыми сибиряками, посетившими Хиджаз и совершившими хадж.

тексты из:
Ризаэддин Фахруддин "Асар", Том 2. Казань, «Рухият»

Асар, Куларовские юрты, 1850-1859, имамы

Previous post Next post
Up