"Сәфәр чыктык Себергә... " - Түгәрәк уен журналыннан.

Apr 22, 2020 14:47

Илсөяр ИКСАНОВА, Гөлсинә ХӘМИДУЛЛИНА

Себер татарлары белән кызыксынуыбыз Казан дәүләт университетында укыган еллардан башланды. Искиткеч зыялы яраткан укытучыбыз, үзе Себер тумасы, танылган тел галиме, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева саз эчендәге авылларда гомер кичеп ятучы себер татарлары, аларның көнкүрешләре, себер сөйләше турында кызык-кызык мәгълүматлар җиткереп куя иде. Аннан инде Себер ханлыгы тарихын өйрәнү, тарихи язмышыбыздагы фаҗигаи уртаклыклар безнең бербөтен, бүленмәс халык икәнлегебезне яшь аңыбызга сеңдереп куйды. Тагын бер Себер тумасы, затлы галимәбез Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче белән танышу халкыбызның гаҗәеп тирән байлыгына - зур өлеше Себер якларында сакланган дастаннарыбызга алып керде. Бер чорда укып йөргән студент дусларның Төмән, Тубыл якларына татар теле укытырга китеп барулары исә ерак Себер белән араларны тагын да якынайткандай итте. Тик себер татарлары белән без чын-чынлап «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивальләрендә генә аралаша башладык. Һәм, бу якларда әле без белмәгән, без күрмәгән никадәр рухи байлык сакланганлыгын аңлап, таң калдык. Ул халык авыз иҗаты, төйдерүләр, музыкаль фольклор, йола-гадәтләр... Даими укучыларыбыз хәтерлидер, Себер якларындагы үзебезне сокландырган табышлар белән басмабыз битләрендә (алар арасында Көнбатыш Себер татарларының музыкаль фольклорын җыйган Илгиз Шәфикъ улы Кадыйровның кызыклы табышлары аерым игътибарга лаек) һәрдаим уртаклашып килдек.
2009 елда Төмәндә үткән «Түгәрәк уен» фестивале вакытында Төмән, Тубыл җирләрен бер барып күргәч, күңелдә бу якларга яңадан иркенләп килү теләге калды. Ниһаять, дистә елга якын вакыт үткәннән соң, безнең ниятебез тормышка ашты. Фестивальләрдә аралашып, инде якын дусларыбызга әйләнгән Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Тарман авылы ханымнары янына киттек. Рәсми итеп түгел, гадәти кунак булып барып, Себер авыллары тормышын эченнән күрәсебез килде. Күрдек. Күрдек кенәме?! Гаҗәеп ачышларга юлыктык без бу якларда. Бу ачышлар яраткан шагыйребез Хәсән Туфан биографиясендә әлегәчә ачыкланып бетмәгән серләр белән бәйле...
Безгә шундый матур дөньяны ачкан Екатерина (Мәргубҗамал) Әхмәтҗановага аерым рәхмәт! Безне үз йортына сыендырып кунак иткән Разия Муллакова һәм аның бертуган апасы Фәүзия ханымга мең-мең рәхмәтләр! Халкыбызның борынгыдан килгән кунакчыллыгын раслап, өйдән-өйгә кунакка йөрттән, мул табыннар корып каршы алган, күңел байлыклары белән бүлешкән Кафия Балдашова, Зөлфирә Абдеразакова, Зөлфирә Хәмидуллиналарга рәхмәт хисләребез чиксез! Төмән телевиденисеннән «Очрашулар» тапшыруының мөхәррире Ләйсән Фазлуллинаның килеп, сәяхәтебез турында тапшыру эшләп китүе үзе безнең өчен көтелмәгән бер очрашу булды. Бер күрешү бер гомер, дип, армый-талмый татар мәдәниятенә хезмәт итүче Ильяс Бакиев белән Юлдаш Кәбиров йөзләгән чакрым араны узып, Ялутор районының Аслана авылыннан ук килеп җиттеләр. Чынлап та, бер гомер яшәп кайткандай булдык Себер якларында. Тарманның аккошлар төшкән күлләре, бу күлләрнең алтынсу табан балыклары, якты урманнары, «пичиннәр-җеннәр яшәгән» серле атаулары... барысы, барысы күңелгә якты хатирәләр булып кереп калды.



























"Түгәрәк уен", 2018 ел, №4

Файзуллин, Казанка, Тарман, Ахман, Миннибаевы, Усмановы, Хайруллины, Якубовы, Калимуллин, Нигматуллины, Ахметзяновы, Хамидуллины

Previous post Next post
Up