Сагит Фаизов
Трактористка Мәрхәбә (Мархаба) Шафиева
Бөтенебезгә билгеле, әдәбияттәге Илминнең беренче трактористка сүрәтендә Җәмәлия-абыстай Азизова-Фәтхуллина булып калганы. Әммә гамәлдә безнең читләребездә трактористкаларны дөньяга чакырдылар кайгылы сугыш көннәре. Шул заманда “тимер атлар”га чыгып утырырга мәҗбур булдылар Илминнең кызы Рәйсә-апа Батраева, Сафарка кызы Шәрига-апа Ранова һәм аларның нечкә билле, зифа йәп-яш иптәшләре*.
Тарих сәхифәләренең сугыш бүлеменә ераграк керсәк, Дергач районының трактористкалары арасында тагы бер үзенчәлекле асыл исем табабыз. Ул исем - Мәрхәбә Әкмәл кызы Шафиева. Безнең ике колхоз - бер МТС - кырларында эшләгән кызлар янында басып тора Красноречка совхозы кырларын сугыш еллары дәверендә сукалаган, урак өстендә игеннәрне җыйган Илминдә туган кыз Мәрхәбә-апа Әкмәл кызы Шафиева. Юлга, кырга, җир һәм кар өстенә, кирәккәндә су өстенә дә, ул чыгара иде теге замандагы иң зур тракторны - ЧТЗ. Үзен жәлләмичә, сәятләрне санамыйча куа иде “тимер ат”ын Мәрхәбә-апабыз, сугыштан соң да берничә ел дәвамында.
Фани дөньяны хөрмәтле апабыз калдырды 2007 елда.
Бырадырлары: Хәлил, Мәхмүт, Таһир һәм Җәлил.
*Хәдичә Амирова, Һәдия Амирова (ЧТЗда), Нина Свистунова, Әнисә Тимербулатова (ЧТЗда), Һәдия Тимербулатова («Социалистическая стройка» газетның искәртмәләре). Шәригә-апа Ранова эшләде ЧТЗ-С-65 исемле тракторда. Илминдә төзелгән берничә колхозга ярдәм итүче Сафаровский МТСында штурвальный булып эшләгән хатын-кызлар: Тәнзилә Алимова, Рауза Алимова, Б. Валиева, Вяльшина, К. Хөсәинова, Ф. Ләтиева, Ж. Шәрипова («Социалистическая стройка» газетның искәртмәләре).
Перевод.
Всем известно, что в литературной версии появления первой трактористки в Верхазовке прообразом трактористки является Джамиля-абыстай Азизова-Фатхуллина. В реальности в нашем краю женщины на тракторе стали действительностью лишь в годы войны и порожденных ею бедствий. В то время вынуждены были сесть на “железных коней” Раиса-апа Батраева из Верхазовки, Шарига-апа Ранова из Сафаровки и их стройные юные подруги*.
Если погрузиться в отдаленные страницы истории военного тыла, то среди трактористок Дергачевского района обнаружится еще одно особенное и драгоценное имя. Это имя - Мархаба Акмал кызы Шафиевой. Рядом с девушками, работавшими на полях наших двух колхозов и одной МТС, стоит она, уроженка Верхазовки Мархаба Шафиева, пахавшая на своем тракторе поля совхоза “Краснореченский”, убиравшая урожай с этих полей. Выводившая самый мощный трактор того времени - ЧТЗ - в дорогу, в поля, на твердую почву и на снег, если нужно было, - и на преодоление весенних вод. Работавшая не жалея себя, не считая часов. Не только в военные, но и в послевоенные несколько лет.
Этот бренный мир высоко почитаемая Мархаба-апа оставила в 2007 году.
Ее братья: Халил, Махмут, Тагир и Жалил.
*Другие трактористки Верхазовки и Сафаровки военного и послевоенного времени: Хадича Амирова, Хадия Амирова (на ЧТЗ), Нина Свистунова, Анися Тимербулатова (на ЧТЗ), Хадия Тимербулатова (по упоминаниям на страницах газеты «Социалистическая стройка»). Шаригя-апа Ранова работала на тракторе ЧТЗ-С-65. Штурвальные Сафаровской МТС, располагавшейся в Верхазовке и обслуживавшей ряд хозяйств: Танзиля Алимова, Рауза Алимова, Б. Валиева, Вяльшина, К. Хусаинова, Ф. Лятиева, Ж. Шарипова (по упоминаниям на страницах газеты «Социалистическая стройка»).
Чыганаклар, источники.
Красноозерныйның мәдәният йорты (видеотасма), Красноозерный СДК (видеосюжет)
“Социалистическая стройка» газеты (газета)
Сайт «Память народа»
Вәлит-әфәнде Шафиев мәгълүматы, сообщение Вялита-эфенди Шафиева (Халил-бабай Шафиевның ынукасы, внук Халила-бабая Шафиева)
Постер төзелде СДК таккан видеоның скриншот нигезендә, постер создан на основе скриншота из видео СДК
ЧТЗ-С-60 фоторәсеме, снимок трактора ЧТЗ-С-60: Автор: Ural-66 - собственная работа, CC BY-SA 4.0,
27 авг. 2021.