Рәсәйнең икейөзлелеге шаккатыра.
Беренчедән, 92нче елда бездә дә референдум үткәрелгән иде, мөхтәрәм җәмәгать. Соравы, кыскача, шундый иде: Татарстан бәйсез булырга тиешме? (Ну, олырак җәмәгать ул чакларны хәтерлидер.) Күбебез "әйе" дип җавап биргәнбез. Шәп. Әмма Мәскәү ул референдум белән
риза булмаган. Имештер, ничек инде алай, илнең өлеше илдән чыксын, алай ярамый бит. "Нәрсә дисез? Халыкара килешүләр һәр милләткә үз дәүләт корырга, үз язмышын хәл итәргә хак бирәме? Әмма Рәсәйгә дә андый ук хак бирелә, димәк, үз җирләрен үзе өчен саклап калырга хак бирелә. Вәт".
Икенчедән, 2004 елда кабул ителгән канун буенча, Рәсәйдән чыгу турында референдумнар Рәсәйнең үзендә
тыелган (Статья 6, п. 5). Менә шулай, кырымлылар, Рәсәйгә керсәгез, инде аннары чыга алмассыз.
Кырым татарларын өйрәтәсе юк: алар Мәскәү янә кабатлаган "сколько сможете проглотит"ыена ышанмыйлар ахрысы, Аллага шөкер. Аларның хәтерләре анык. Халыкның яртысын юк иткән сөргенне хәтерлиләр, Рәсәй аны оныттырырга тырышса да, аңа багышланган иҗатны
тыйса да. Җөмһүриятебезнең рәисләренең Кырымга килеп Рәсәй исеменнән ялагайлануы - без татарларны оятка калдыра торган хәл.