Бурдон

Sep 06, 2012 21:27

Бурдон - музыканың иң борынгы бизәлеше дип әйтсәк, ялгышмабыз дип уйлыйм. Бурдон - көйгә кушылып яңгыраган бердәнбер аваз. Әйе, гади нәрсә. Әмма матур булу өчен кыен булу лазем түгел. Мәсәлән, кайсы сурәт матуррак - төрле төслеме, кара белән акмы? Бурдон ул - әйбердән төшкән күләгә кебек, көйгә басым, күләм бирә. Кайчакта бурдон һәр кушылган нотасына яңа төс өсти. Кайчакта көй, уйный-уйный, һаман бер үк авазга кайтып куна, әйтерсең, үзенә таяныч таба. Бурдон - бик тәэсирле ысул. Күп халыкларның борынгыдан килгән көйләренең бурдонда нигезләнүләре гаҗәп түгел.

Башкорт курае көйләрендә бурдон «күкрәккә салып уйнау», ягъни курайга кушылып җырлау булып яши.
«Сыңрау торна»дан өзек (Азат Аетколов):



Әрмән нәенә килсәк, гадәттә төп көйне башкаручыга бер нотаны сузып уйнаучы кушыла. Мондый сузылып торган аваз «дәм» дип атала, аны уйнаган нәйче - «дәмкәш». Дәмкәш тын алган чакта да, дәм өзелеп тормый, моның өчен махсус тын алу ысулына өйрәнергә кирәк.
Җиван Гаспарян һәм Хөсәен Ализадә бергә оештырган «Endless Vision» тамашасыннан нәй көе:



Әл-Андалустан чыккан «гарнатый» cәнгатеннән үрнәк; Әминә Әләви, «Ли әййи сәбәб» (монда исә бурдон - бер гына нота түгел, тулы аһәң):



Шәркый кыллы кораллар: рубабка кайтаваз булып уйнаган дутар.



Бурдонның аерылып торган төре - берөзлексез яңгырау урнына һәр нотадан соң кабатланган аваз. Әлбениснең данлыклы «Астуриас» әсәрен, бәлки, бөтен кешең ишеткәне бар. Әмма менә тагын искиткеч бер мисал: Доменикони иҗат иткән «Куенбаба»ның тиз өлеше (Зот Малахов башкаруында).

музыка

Previous post Next post
Up