Текст на татарском, который попросили напсечатать...

Oct 19, 2010 22:43

Текст на татарском, который попросили напсечатать, а я как лох согласился (это я понял только потом когда 10 раз перематерился разбираю закорючки на листе XDD)....
Аңлатма язы.
3 нче сыйныфта татар телен укытуның максаты гомуми максаттан чыгып билгеләнде. Менә алар:
1) Гамәли максат ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик, грамматик берәмлекләрен гәмали үзләштерергә ирешү һәм
укучыларның сөйләм;
2) Гомуми белем бирү максаты балаларның рухи дөньясын баету; акыл эшчәнлеген камилләштерү; сөйләм культурасын үстерү;
3) Тәрбияви максат - балаларның рухи дөньясын баету, аларда аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вакилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Телгә өйрәтү беренче чиратта фәннилек, аңлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь әзенчәлекләрен исәпкә алу кебек гомуми дидактик принципларга нигезләнә.
Куелган максатлар үз эченә сөйләм эшчәнлегенең төрләрен - тыңлап аңлау, сөйләу, уку һәм язуны - узарга бәйләнештә һәм системалы өйрәштүне ала.
Тыңлап аңлауга өйрәткәндә татар сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенеп барырга, әңгәмә корырга, эчтәлекне татарча сөйләп бирергә күнектерү мөпим.
Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә татар сөйләм этикетын, төрле репли каларны актив үзләштерәләр.
Монологик сөйләшә өйрәткәндә кешеләрне, предметларны, табигать куренешләрен, хайваннарны тасвирлауга кайтып кала.
Укуга өйрәткәндә, укучылар, башта татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтү; тартыкны сузыкка ияртү, текстларны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булырга тиеш.
Язуга өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең язылуын истә калдыру; сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан-юлга дөрес күчереп язу кагыйдәләрен үзләштерү; сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үзстерүдән гыйбарәт.
Previous post Next post
Up