Фазыл бин Ибрагим бин Кутлугахмед аль-Эчкени аль-Альмени преподавал в Таре в 1816 г.

Mar 27, 2018 13:35

123. Фазыл бине Ибраһим бине Котлыгъәхмәд әл-Эчкени әл-Әлмәни

Төп чыгышлары Кирмәннән (Касыймнан) булып, Тенәкәч кабиләсенә нисбәтлеләр. Чиләбе төбәгендәге Әлмән авылында имам вә мөдәррис булып, 1237/1822 елда вафат. Бәләбәй төбәгендә Габделваһаб бине Шәриф исемле зат хозурында // [158] гыйлем алганда, 1187/1773 елда «Фәраизе Сираҗийә шәрхе» китабын күчереп, тәмам иткән. Моннан соң Оренбург Каргалысына барып, гыйлем эстәгәнлеге дә мәгълүм.
Балалары: Фәхреддин, Габделхак, Габделфәттах, Әхмәд, Бәдреддин, Гыйльмия, Сабира, Хаифә, Сагыйрә. Гыйльмия исемле кызы Мөхәммәдзариф бине Габделҗәмил никахында булган.
Шәкертләре: Гайнулла бине Әсәдулла әл-Эчкени, Шәфи бине Янбулат әл-Эчкени, Габделкадыйр бине Каһарман әс-Сафакүли, Руза ишан әт-Туплый, Габделмөҗиб бине Илхан әл-Карманый һ.б.
Бу шәхес шул якның олуг затларыннан һәм ышанычлы галимнәреннән булып, Әбеннасыйр әл-Курсавый фикерендә буларак, һәрвакыт аңа өстенлек биргән. Бохара шәһәренә илчелек сыйфаты илә барып, Истанбул вә Дагыстан тарафларында сәяхәт иткән. Ошбу вакытта хаҗ кылу бәхетенә дә иреште. Нәхү, фикъһ, мантыйк, кәлям, гакаид, ысуле фикъһ, мәгънә һәм тәфсир фәннәреннән дәрес әйтеп, күпләргә гыйлем өйрәткән. Тройски, Кызылҗар төбәкләрендә вә Себердә күп мәртәбә сәяхәт итеп, сәфәр вакытларында үзе белән бергә шәкертләрен дә алып, һаман укыту һәм гыйлем тарату белән мәшгуль булган, һәм йөргән җирләрендә, мөмкин булганда, шәкертләрен укыту өчен урнаштырып та калдырган.
1231/1816 елларда Тара ягына барып гыйлем өйрәткән һәм шул тарафта булган галим-голәма, берләшеп, дәресләр тыңлаганнар. Берникадәр вакыт шулай дәвам иткәч, Ибраһим бине Җәгъфәр атлы шәкертен дәрес әйтү өчен билгеләп, үзе асыл ватаны булган Әлмән авылына кайткан. Аның заманында Әлмәндә Габденнасыйр бине Сабит исемендә икенче бер галим вә мөдәррис булса да, бу тарафларда, күп сүзле, аз эшле халыклар булмагангамы, ни хикмәттер, аралары тәмам дуслык һәм ихтирам белән кичкән. // [159]


123. Фазыл бин Ибрагим бин Кутлугахмед аль-Эчкени аль-Альмени

Род его происходит из Касимово, относится к племени «Тенакач». Был имамом и мударрисом в деревне Альмен Челябинской губернии, скончался в 1822 году. Во время учебы у Абдулвахаба бин Шарифа // (158) в Белебеевском уезде переписал в 1773 году книгу «Фараизе Сираджия шархи». Известно также, что позднее он учился в селе Каргалы (Оренбургская губерния).
Дети: Фахруддин, Абдулхак, Абдулфаттах, Ахмед, Бадруддин, Гильмия, Сабира, Хайфа, Сатира. Гильмия была замужем за Мухаммедзарифом бин Абдулджамилем.
Ученики: Гайнулла бин Асадулла аль-Эчкени, Шафи бин Янбулат аль-Эчкени, Абдулкадир бин Кахарман ас-Сафакули, Руза-ишан ат-Тупли, Абдулмуджиб бин Илхан аль-Кармани и другие.
Этот человек был из уважаемых личностей и надежных ученых своего края, сторонником Абуннасыра аль-Курсави. Побывал в качестве посла в городе Бухаре, посетил Стамбул и Дагестан. Во время этого путешествия ему посчастливилось совершить хадж. Давал уроки по синтаксису, мусульманскому праву, логике, каляму, тафсиру. Много раз совершал поездки в Троицк, Красноярск, Сибирь. В путешествия брал с собой и учеников, продолжая и в пути их обучение. Если была возможность, устраивал во время поездок своих учеников на работу преподавателями.
Примерно в 1816 году совершил поездку в город Тара, где преподавал. Местные ученые слушали его уроки. Через некоторое время он вернулся в родное село, оставив в Таре вместо себя своего ученика Ибрагима бин Джагфара. В те годы в деревне Альмен жил и другой ученый и мударрис Абдуннасыр бин Сабит. Взаимоотношения у них были дружественные и уважительные. Возможно, благодаря тому, что в этих краях не было людей, действующих по принципу «Меньше дела, больше слов». // (159)

Ризаэддин Фәхреддин "Асар", беренче том, Казан, "Рухият" нәшрияты

Асар, Тара, 1811-1820

Previous post Next post
Up