"Сукыр белән чукрак" - Усть-Ишем авылында Гали Әминевтән язып алынган әкият. 1940 ел

Aug 14, 2017 16:42

Оригинал взят у bichura в Сукыр белән чукрак
Бер сукыр фәкыйрь кеше белән чукрак фәкыйрь кеше яшәгән. Берсенең колагы яхшы ишеткән, икенчесенең күзе яхшы күргән. Болар бәхәсләшмәгәннәр, бер-берсенә хыянәт итмәгәннәр, һәрвакыт дус, тату, гадел булганнар. Һаман бергә йөреп, хәер сорашып алган акчаларын, ризыкларын бергә төгәл итеп бүлә торган булганнар.

Ләкин боларның дус, тату булуларына Иблиснең бик ачуы килгән. Шуннан үзенең бер оста шайтанына аларны ничек кенә булса да ызгыштырып дошман итәргә кушкан. Шайтан боларның артларыннан йөреп, бик күп хәйләләр корып караса да, ызгыштыру түгел, араларына чебен дә кертә алмаган. Аларны берничек тә алдый алмавы турында кайтып сөйләгәч, Иблис:

- Әгәр аларны алдап ызгыштыра алмасаң, сине моңарчы бер шайтанга да бирелмәгән каты җәзага тартам,- дигән.


Иблис җәзасыннан куркып, елап барган чагында моңар бер кеше очраган:

- Нигә елыйсың, шайтан, ни булды сиңа? -дип сораган.

- Ике дус кешене ничә еллардан бирле алдап ызгыштыра алмыйм, шуның өчен Иблис мине иң каты җәзага тарта,- дигән шайтан.

- Һи-и, мин аларны күз ачып йомганчы алдыйм, аерам. Аның өчен миңа нәрсә бирәсең? - дигән.

- Шул эшне булдырсаң, үз башың хәтле алтын бирәм,- дигән щайтан.

- Үзләре кайда?

- Әнә мәчеткә кереп баралар.

Сукыр белән чукрак, намаз вакытында мәчеткә кереп, садака җыеп, бүлешәләр икән.

- Мәгез! - дип күзлегә садака биргәнне сукыр ишетеп тора. Акчаны шунда ук тигез итеп бүлеп кесәләренә салалар икән.

Менә шайтанга ялланган кеше мәчеткә кереп, кычкырып сәлам бирә. Сәламне ишеткән сукыр үзенең чукрак дустына:

- Әнә, сәдака бирәләр, барып ал! - дип ишарәли.

Күзле фәкыйрь, сәлам бирүченең каршысына барып:

- Хәереңне миңа бир!- дип сорагач, теге кеше шактый ук кычкырып:

- Бусы - үзеңә, бусы - дустыңа! - дип, колак төбенә ике йодрык сала да мәчеттән чыгып китә.

Күзле карт үзенең дусты янына барып утыру белән сукырга:

- Миңа биргәнне син үземә биреп куй инде! - ди.

- Ул миңа бернәрсә дә бирмәде,- ди күзле карт.

- Мин ишетеп утырам бит, берсе үзеңә, берсе дустыңа дип бирде ул,- ди сукыр карт.

Шуннан күзле картның җен ачуы чыгып:

- Кирәк булса, үзеңә биргәнне мә ал! - дип, сукырның авызына йодрык белән шундый итеп тондыра, картның тешләре коелып төшә.- Кирәк булса, миңа биргәнне дә ал! - дип, тагын берне тондыруы була, картның авызыннан кан китә.

Боларның үзара ызгышуларын читтән генә карап торган шайтан шатланып Иблис янына йөгереп кайта да, масаеп:

- Кушканыңны үтәдем, талаштырдым, башың хәтле алтын бирәм дип, өченче кешене дә алдадым,- ди.

Шулай итеп, шайтан җәзадан котыла, ә фәкыйрь картлар бер берсенә дошман була.

Омск өлкәсе, Тары округы, Усть-Ишем авылында 1940 елның 24 июнендә Гали Әминевтән язып алынды.

"Иртешкә сәяхәт: Әкиятләр, җырлар". Казан. 1989 ел. Мөхәммәд Садри җыеп туплаган әкиятләр




1930-1940, Аминов, Усть-Ишим, фольклор

Previous post Next post
Up