“Тара” Сибириядә иң иске бер шәһәрдер. Бик иске заманлардан бу шәһәрдә галямадан вә байлардан бик мәшһүр мәдрәсәләр тәдрис илә мәшгүль булганлар. Бер вакытлар гадәтә бер чок галяма итештергәнләр, байлардан
Нияз хаҗи Рәхмәтулла галия 1820-нче елында Мисыр Әл-Каһирәдә гыйлем кырәит тәхсил итеп, бәгде Тары мәсҗедендә тәглим көрәит Коръән илә мәшгүль булган. Мәсҗед вә мәдрәсәләрнең ..... илә идарәләрне тәимин иткән. Хәттә бундан ун сәнә мөкәтдәм мәдрәсә дә йөздән артык тәлибәбулган шул шәһәр хәзердә шундый бер .... хәлгә килгән, хәттә мәсҗедләрендә бер мөәзиндән башка вакыт намада бер кеше булмайдыр. Ике имамдан бере җомга намазындан башка намазда мәсҗедкә аяк басмайлар. Бу хәлләрне кеше фикер килсә гакыллар хайран улыр, вә шу мөсраг хәтерә ...
.....
Тары шәһәрендә шимди шикават истилә итмешдер. Буның илә берәбер Тары нахиясендә мөселманлар киер калмадылар, бундан биш алты сәнә мөкәтдәм бөтен өяздә бер мәктәп юк икән. Шимди карьяләрдә һәр йирдә мөгалимләр улып, хәттә бундан ун сәнә мөкәтдәм мәхәллә мәсҗеде булмаган карьяләрдә мәсҗед мәдрәсәләр көшад улынып, илле -алтмыш бәлки йөзләп тәлибә тәрбия итмәгә башламышлардыр: (Үләнкүл) (Хуҗатау) (Кызылкаш) (Шәехләр) (Ташяткан) карьяләре гадәтә талибә ятагы улып, мәдрәсәләре шәһәр мәдрәсәләренә фаек .....
Бунларны яхшы фикер килсәк яхшы имам сайламак халыкның вазыйфасы улдыгы заһир улыр. Карьямез фәкыйрь безгә ярар, мәхдүм фәлән димаенчә яхшы мулла сайларга иҗтиһад кылырга кирәк. Яхшы мулла булса, мәхәлләгә һәм гыйлем килә, һәм дәүләт килә торганы Тары өязендә тәҗрибә илә мәглүм булды.
"Өлфәт" газетасы, 1907 ел №57