Шуның турында үзенең "Ислам дөньясы" китабында язган:
3 ноябрь көнне Томск шәһәреннән китәргә уйладым. Саубуллашыр өчен Потанинның өенә барган идем, ул миңа: «Иртәгә кич безнең депутатыбыз Николай Некрасов җәнаплары III Думаның эшләре турында сайлаучыларына хисап бирәчәк, сәфәрегезне бер көнгә күчерегез дә бу җыелышка сез дә катнашыгыз», - диде.
Мин бик теләп ризам булдым. Ул көннәрдә Томскига хокукчылар делегациясе тәркибендә (составында) килгән
Закир әфәнде Ишмөхәммәтов җәнаплары да Томск шәһәрендә иде, аның янына киттем. Без инде аның белән берничә тапкыр күрешкән дә идек. Аңа да Некрасов җәнапларының җыелышына килергә тәкъдим иттем.
Икенче көнне кич белән билгеләнгән җиргә килдек, зал туп-тулы иде, 3000ләп кеше булгандыр. Без урыннарыбызга утырганнан соң 5 минут вакыт та үтмәгәндер, Некрасов җәнаплары трибуна артына чыгып басты. Ораторлыгы белән киң танылган бу шәхес, күп дигәндә 33 яшьләрдәге яшь кенә кеше иде.
"Безнең Мирас" №1/2018 ел
http://beznenmiras.ru/ислам-дөньясы-5/ Томск шәһәрендә өч атналап кунак булганнан соң, дуслар белән саубуллашып, юлга чыгарга карар кылдым. Шул ук көнне дустым Закир әфәнде дә Омскига китәр өчен юлга чыгачак иде. Тайга станциясенә кадәр юлыбыз бергә булганга, бер үк вакытта вокзалга килдек. Биредә безне озатырга килгән дусларыбыз көтә иде. Станциянең буфетына кереп утырып, бераз ял иттек. Ул арада икенче кыңгырау шалтырады һәм без, саубуллашып, вагонга кереп киттек. Безнең купеда бер хатын-кыз да бар икән. Поезд кузгалып китте.
- И, туганкаем, - диде Закир әфәнде. - Алдагы сәфәрең ерак. Бәхил булышыйк. Бу вагонда да вакытыбыз аз калып бара. Соңгы сөйләшү. Тагын күрешү әллә насыйп була, әллә…
Без Закир әфәнде белән көлешә-көлешә шулай сөйләшкәндә, яныбызда утырган ханым Закир әфәндегә карап болай диде:
- Сезнең телегездә рус сүзләре бик күп, ахрысы. Әле сез сөйләшкәндә игътибар иттем: ике-өч сүзнең берсе, һичшиксез, рус сүзе икәнлеген хис иттем. Моның сәбәбе нәрсә соң? Сезнең телегез бик фәкыйрь булып ихтыяҗ бармы яисә кәеф өченме бу?
- Руслашабыз, - диде, көлүен дәвам итеп, Закир әфәнде. - Югыйсә, бернинди ихтыяҗ да юк.
- Болай булса, - диде ханым, - сезнең киләчәгегез бик үк әйбәт түгел. Бу хәл дәвам итсә, бер көн килеп, сез телегезне югалтачаксыз.
- Ул заманнар үтте, - диде Закир әфәнде. - Моннан 20-30 еллап элек андый көн килү ихтималы, чыннан да, булган. Ләкин ул вакытларда безнең хуҗалар да йокыга талган булганнар. Без алардан иртә уянып, алардан алда юлга чыктык.
- Мондый, карап торышка вак, әһәмиятсез нәрсәләр тора-бара әһәмиятлегә әйләнеп китә, - диде ханым. - Сез, биш-ун русча сүзнең булуында бер зыян да юк, дип уйларсыз, ләкин, бу елгы биш сүз биш елдан соң унбиш сүзгә әйләнер. Менә сез ничә елда бу кадәр рус сүзенең сиздермичә генә телегезгә кереп урнашуын төгәл генә әйтә аласызмы? Сез мине гафу итегез, сезнең белән таныш булмасам да, үземне тотып кала алмадым, сүзгә керештем. Бу - хатын-кыз әдәбенә килешә торган хәл түгел, кабат гафу итүегезне үтенәм.
- Мин, киресенчә, бик шатмын, - диде Закир әфәнде. - Безне гаҗәпкә калдырдыгыз хәтта, Сез кем?
- Йөрәгемдә сезгә карата бер хис бар. Миндә дә татар каны ага. Атам да, анам да Минусия татарлары1, тик христианлашканнар яки христианлаштырылганнар һәм без христиан җирлегендә дөньяга килгәнбез. Йөрәгемнең бик тирәннәрендә һәрвакыт сызлану тоям. Кан кардәшләремне күрдемме, бу сызлану көчәя һәм мин онытылып китәм. Бераз гына алар белән сөйләшә алсам, җаным шуннан да юаныч таба. Шул сәбәпле, хатын-кыз әдәбенә каршы килеп булса да, сезгә сүз каттым, - дигәч, ханым, миңа ишарәләп: - Бу кешене күргәч, йөрәгемдәге яра кабат ачылгандай булды. Сез русча белмисезме? Мин исә - туган телен оныткан, үз ризалыгыннан башка динен дә югалткан татар кызы… - дип, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртә башлады.
Закир әфәнде, миңа борылып:
- Бераз юатыгыз инде үзен, - диде.
- Кызым, Сезнең кая китеп барышыгыз? Кемнәрегез бар? - дип сорадым.
- Сухумигә барышым. Ирем шунда. Туберкулёз белән авырганга, дәваланыр өчен киткән иде. Телеграммасы килде, мине чакыра.
- Ата-анагыз исән-саулармы? Ирегез кайсы милләт кешесе? Ничә ел бергә яшисез?
- Атам да, анам да вафат булдылар. Ир туганнарым һәм кыз туганым бар. Ирем - рус кешесе. Өйләнешкәнебезгә биш ел. Монда апам яши, аның янына килгән идем.
- Безнең татар икәнлегебезне ничек белдегез?
- Белмәдем, тик йөрәгемдә ниндидер бер хис туды, сезне күрүгә нидер булды. Минусиядә, әле ун яшьләремдә булганмындыр, Ирбә елгасы ярында аучыларны, балыкчыларны күргәндә, әллә ничек җаным җылынып киткәндәй була иде. Иң кече бала булгангамы, анам мине бик ярата иде. Миңа һәрвакыт үзенең татарлар арасында яшәгән елларын искә төшереп сөйли торган иде. Атамны бик кечкенә яшьтә руслар Петербургка алып киткәннәр, анда христианлаштырганнар. Шул рәвешле без дә христиан булып туганбыз. Тик атам калмык шаман динен күбрәк ихтирам итә иде. Ә мин исә, киресенчә, нигә икәнен белмим, мөселманлыкны күбрәк яратам. Югыйсә, үзем исламият хакында берни белмим.
- Кайда укып белем алдыгыз?
- Петербургта Мариинск институтын тәмамладым. Менә шул елларда, яшьлек инде, Петербург тәрбиясе мине рус егетенә кияүгә чыгарга этәрде. Менә шул. Хәзер инде менә ирем дә үлем алдында тора. Балабыз да булмады. Моннан соң инде үз акылым белән һәм үз акылыма хезмәт итәрмен.
- Ирегез кайларда эшләде?
- Тимер юл төзелешендә инженер иде. Ике ел була инде, туберкулёз белән авырый. Инде соңгы чиккә җиткәч, табиблар, һава үзгәртергә кирәк, дип, Сухумигә китәргә киңәш иттеләр. Өч ай шунда яши, - дип җавап бирде ханым.
- Кызым, бик нык гаҗәпкә салдыгыз. Нинди телләр беләсез? Нәрсәләр укып өйрәндегез? Татарларга карата булган хис-тойгыгызның, әлбәттә, бер сәбәбе бардыр, шулай бит? - дип, сораулар яудырдым.
- Мин русчадан башка бер тел дә белмим, - диде. - Себер татарлары хакында Ядринцев хезмәтен, Потанин һәм Фишер2 хезмәтләрен укыдым. Керлиэльнең диннәр турындагы китабын берничә тапкыр укып чыктым. Татарларга карата хисемә килсәк, мин әле Петербургта укыганда, бер карт белән танышкан идем. Бик кешелекле карт иде ул, ара-тирә минем белән күрешергә килә, үгет-нәсыйхәтләр бирә иде. Ул үзе гади халык арасыннан чыккан кеше иде, шулай дип беләм, ләкин миңа бик матур нәсыйхәтләр бирә, хикәяләр сөйли иде. Ике-өч атнага бер тапкыр һичшиксез килә, кайчакларда бер тартма шоколад та алып килә торган иде. Мин аны атамны яраткан кебек яраттым. Ул картның йогынтысы да булгандыр, мөгаен. Тик ул гына да түгел, татарларны күрсәм, үземдә ниндидер бер хис тоям, бу инде кан тарту галәмәтедер, дип уйлыйм. Татарларның хәлләре, яшәешләре турында һәрвакыт уйланам. Русларның татарларны кимсетүләренә һич түзеп тора алмыйм. Ирем белән дә бу мәсьәләдә килешә алмый идек. Вакыт-вакыт бер-беребезгә каты бәрелгән, авыр сүзләр әйтешкән чакларыбыз да булды.
- Сез безгә дә үзегезне яраттырдыгыз, инде һич өмет итмәгән җирдә Сезнең кебек бер кардәшебезне очратуыбызга никадәр генә шөкер итсәк тә аз булыр. Мин Омск шәһәренә барам. Юлда тагын берничә тапкыр Сезнең белән очрашачагыма ышанам. Тайга станциясеннән соң Сез, ихтимал, хатын-кызлар вагонына утырырсыз. Шулай булса да, станцияләргә тукталганда күрешербез, дип уйлыйм. Тик атабыз (Габдерәшит Ибраһимов турында әйтүе. - А.Р.) белән Тайга станциясендә аерылабыз, чөнки ул Ерак Көнчыгышка таба китә. Инде Тайгага килеп тә җитәбез икән. Бүген мин бик бәхетле. Сезгә булган хисемне белдерергә сүзем җитми, ләкин күңелемдә мәңгегә олы хөрмәт урнашканын әйтергә тиешмен. Сезгә бер үтенечем бар: рөхсәт итсәгез, кулыгызны үбәр идем, - дип, Закир әфәнде урыныннан торды. Мин дә торырга мәҗбүр булдым. Күп тә үтмәде, поезд Тайга станциясенә килеп туктады. Биредә бәхилләшеп саубуллаштык.
http://beznenmiras.ru/15837-2/ Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.