Хөрмәтле Рәшид казый тарафыннан язылган бер мәктүп.
Садыйк-ы гатыйкым (күптәнге дустым), газизем
Риза әфәнде!
Һәр ни кадәр үземез искеләшсәк тә фикеремез һәмишә тәҗәддүд итмәктә (яңарганга) улдыгындан дөньяның тәҗәддүдатыны (яңаруын) хис итми калырга юл таба алмыйм. Зан итәм (уйлыйм) ки, фикерләремезнең хилкатендә (бар булуында) бер нәүг (төрле) тәнасуб бардыр. Чөнки нинди генә бер зилзилә булды исә сез хәтеремә төшәсез. Шимди (хәзер) мин Стокһольм шәһәрендәмен. Бу урын, көррә-и арзда (җир шарында) канга буялмый калган аз кыйтганың кечкенә генә бер парчасы (өлеше) булганлыктан, кан гөфенәтендән (исеннән) бизгән вә туйган кешеләр бәгъзы вакыт бу йирдә бөек бер тәлаш (курку) һәм һәйәҗан берлә нәсим хәятдан (тормыш җиленнән) бер нәфәс (сулыш) алмак заманы килдегене, авазы чыктыгы кадәр багырмак эстиләр (кычкырырга телиләр). Ләкин һәйһат (ни кызганыч), егерменче гасыр мәдәнияты гөрелтесе астында Москованың пасхасында чебен безелдәве кадәр тәэсире улмазлыкны (булмавын) зан итмәктәмен (уйлыймын). Шулай булса да, бу егерменче гасыр мәдәнияты касабханәсендә (терлек суелган җир, ит кибете) без дә булундыгымыз (булуыбыз) җиһәтлә мадәм ки (шулай булгач), “Кемнең арбасында булсаң шуның йырыны йырла”, “Ятып калганчы атып кал” кагыйдәсенә бинаән (нигезләнеп) бурада (монда) май эчендә җыелырга карар бирелгән социалистлар конгрессына безнең Русия мөселманнары да үз тарафларыннан бер-ике вәкил күндәрүләре (җибәрүләре) тиеш иде. Мин үзем бу мәҗлестә “Мөселман” сыйфаты берлә иштирак итәчәкмен (катнашачакмын).
Безнең яшьләремез арасында хакыйки социалистлар булу ихтималы да бар. Мин бу мәсәлә хакында инсанларның ни дәрәҗәдә катышу хаклары барлыкны бик яхшы белмим, шулай булса да инсанлар үзләре “Без мәдхәлдармыз” диләр. Шуның өчен инсан кытарында (поездында) булганлар бу эшләргә катнашу вә иштирак кирәк. Һич булмаса “Без дә шунда булдык” дип әйтер өчен генә булса да берәр адәм булынырга тиешле. Заман гаять мөһим. Җиһан кан дәрьясына гарык булды. Фәнгә мәнсүб галимнәр “Дөнья яңадан туфан астында калачак” дип сөйлиләр иде. Монларның морадлары бәлки шушы кан туфаны булгандыр. Фәкать бу туфандан сәламәт алып чыгар өчен Нух пәйгамбәр кайда? Бу егерменче гасыр мәдәнияты Нух пәйгамбәрнең үзене дә гарык итү ихтималы юк түгел.
Тимурлар, Чыңгызлар, Батый вә Һулагуларга салават укырга тиешле булган көннәр килде. Мин үзем бу хәлләрдән мәмнүнмен (разыймын). Зира (чөнки) би-изни Аллаһ (Аллаһның ярдәме белән) Аврупаның бу көнге мәдәнияты да шушы туфанда буылачактыр. Безнең һичбер сүз сөйләргә икътидарымыз (көчебез) калмаган, ни генә сөйләсәк тә “егерменче гасыр мәдәнияты” кәлимәсе дәрхал (шунда ук) каршымызга чыга иде. Егерменче гасыр мәдәнияты, нинди фәлякәтләргә (бәлаларга) китереп кертте? ... күрдеңез! ... Сербия короле кайда? Каратагъ (Черногория) ни җирдә? Бельгия берлә Румыния нишләде? Егерменче гасыр миһманнары (кунаклары) булган Габделхәмид берлә Николай ни хәлдәләр? ... Софрага (табынга) нигъмәт һәнүз (әле) куелмады. Дәхи киләчәк (мо)сафирлар бар, дәгъватнамәләр (чакырулар) җибәрелде.
Бәндә-и гаҗиз Габдерәшид Ибраһим.
На турецком языке:
Hürmetli Reşit kadı tarafından yazılan bir mektup
Sadık-ı atikim azizim Riza efendi!
Her ne kadar kendimiz yaşlansakta fikrimiz hemişe teceddüt etmekte olduğundan dünaynın teceddüdatını hissetmemek mümkün değil. Zannederim ki, fikirlerimizin hilkatında bir nevi tenasup vardır. Çünkü bir zelzele (felaket) oldu ise siz hatrıma geliyorsunuz. Şimdi ben Stokholm şehrindeyim. Burası kürre-i arzda kana bulaşmamış az kıtanın küçük bir parçası olduğundan kan ufunetinden bıkmış insanlar bazı vakit bu yerde büyük bir telaş ve heyecan ile nesim-i hayattan bir nefes alma zamanı geldiğini, avazı çıktığı kadar bağırmak istiyorlar. Lakin heyhat, yirminci asır medeniyeti gürültüsü altında Moskova’nın paskalyasında sineğin vızıltısı kadar tesiri oladığını zannediyorum. Buna rağmen bu yirminci asır medeniyeti kasaphanesinde biz de bulunduğumuz cihetle madem ki “Kimin arabasında olursan onun türküsünü söylersin”, “yatıp kalgançı atıp kal” kaidesine binaen burada Mayıs içerisinde toplanmaya karar verilen sosyalistler kongresine, bizim Rusya Müslümanları da kendi taraflarından bir iki vekil göndermeleri lazımdı. Ben kendim “Müslüman” sıfatında iştirak edeceğim.
Bizim gençlerimiz arasında hakiki sosyalistler bulu ihtimali de var. Ben bu mesele hakkında insanların ne derecede katılma hakları olduğunu çok iyi bilmiyorum. Fakat insanlar kendileri “Biz medhaldarız” diyorlar. Bunun için insan kıtarında olanların bu işere iştirak etmeleri gerekli. Hiç olmazsa “Biz de orada olduk” demek için de olsa bir adam bulunması lazım.
Zaman gayet mühim, cihan kan deryasına garık oldu. Fene mensup alimler “Dünya, tekrar tufan altında kalacak” diye söylüyorlardı. Onların bundan muradları belki bu kan tufanı olmuştur. Fakat bu tufandan selamet çıkmak için Nuh peygamber nerede? Bu yirminci asır medeniyeti, Nuh peygamberin kendisini de garık etme ihtimali de yok değil.
Timurlar, Çengizler, Batu ve Hülagulara salavat okuma günleri geldi. Ben kendim bu hallerden memnunum. Zira bizni Allah Avrupa’nın bugünkü medeniyeti de bu tufanda boğulacaktır. Bizim hiçbir söz söylemeye iktidarımız kalmamış, ne desek te “Yirminci asır medeniyeti” kelimesi derhal karşımıza çıkıyordu. Yirminci asır hangi felaketlere götürdü? Gördünüz! ... Sırbistan kralı nerede? Karadağ nerede? Belçika ile Romanya ne oldu? Yirminci asır mihmanları Abdulhamid ile Nikolay ne durumdalar? ...
Sofraya nimet henüz koyulmadı. Dahi geleçek (mi)safirler var. Davetiyeler gönerildi.
Bende-i aciz Abdüreşid İbrahim.
"Шура" журналында басылды.
автор прочтения :
Ilyas Miftakhov