Иртыш һәм Ишим су буе. - Уст-Ишим авылыннан Шәһгәрәй Солтаноф хаты. 1913 ел

May 20, 2020 16:29

Иртыш һәм Ишим су буе
Быел безнең Иртыш, Ишим әтрафында кар бик күб төшде, беренче апрельгә кадәр һавалар суык булды, мондан соң матур вә җылы һавалар башланды. Бу сәнә кар күб булганга тәҗрибә буенча халык Ишим вә Иртыш суларында ташу бик шәб булыр диб тора. Бу суларда ташуның шәб булуы безнең мондагы агай-өнегә бик ошаб җитми. Чөнки уҗымлар озак вакыт су астында калыб һәләк була. Сабан йире дә су астында озак вакыт калганга сабан игенен чәчмәк мөмкин булмый, бу сәбәбдән халык арасында ачлык хөкем сөрә башлый. Узган елда ташуның катылгы сәбәбендән игенләр булмый халык бик мохтаҗлыкга төшкән вә мал-туарның бар да кырылган иде. Шуңа күрә халык бу сәнәдә дә ташуның каты булундан бик куркыб тора.
Ата, бабадан бирле бу казаның ачысын ничә мәртәбә татыганлары хәлдә йирләре киң була торыб әллә ничек безнең мөселманлар су керми торган түбәрәк җиргә күчеб утырмылар. ыРусия өчендән күчеб килгән мөһәҗир руслар, су кермәсдәй туба урынларга утыралар. Безнең халык болардан да гыйбрәт алмый. Агыздан ачыб караб тик тора.
Мондан элек бу тарафдагы бер карья халкының мәктәбләрен сатыб акчасыны кабакчы руска протсентка биргәнләрне язган идем. Ишетелүмә күрә шул карья халкы үз ара җыелыб быел көзгә авылларына мәктәб салырга карар биргәнләр.
Уст-Ишим карьясендә Шәһгәрәй Солтаноф

“Кояш” газетасы, 1913 ел, 19 апрель, №100


Султанов, Иртыш, Усть-Ишим, 1910-1919

Previous post Next post
Up
[]