Ниязмөхәммәт Сөләймановның “Шәркый Рус” газетасына дини эчтәлекле мәкаләләре һәм вәгазьләр язган

Apr 19, 2020 10:45

Мин Әхмәтвәли Ибраһим(ов) булам. Әтием Мөхәммәтҗанның тән чыгышы Олы Мәңгәр авылыннан, әнием Саба авылында туып үскән. Үзем 1891 елда Казахстанның Петропавловск шәһәрендә туганмын. Башлангыч белемне дә шул ук шәһәрдә ысулы кадим татар мәктәбендә алдым. Шул елларда буш вакытларымны җизнәмнең кибетендә аңа булышып үткәрә идем. 1902 елда, шәһәребезгә Казан идарәчеләре тарафыннан билгеләнеп куелган бер миссионер үлеп, аннан калган әйберләрне сату өчен оештырылган бер аукционга туры килдем. Шунда талдан үрелгән зур дүрт сандык эченә тутырылган төрле китаплар, газеталар, язулы кәгазьләр сатып алдым. Эчендә бик күп хатлар һәм конвертлар да бар иде. Бу кәгазьләр кибеттә сатканда әйбер төреп бирергә дип алынса да, аларның эчтәлекләре белән кызыксынып киттем. Алай да хатларын укымадым. Араларында бәлки бик мөһимнәре дә булгандыр. Балалык бит!

Араларыннан сайлап алып саклаганнарым арасында шулар бар иде:
<...>
2. Төрле төрки телләрдә чыккан “Шәркый Рус” газетасы. Бу газетада ул вакытта Петропавловскида яшәгән татар мөгаллиме Ниязмөхәммәт Сөләймановның дини эчтәлекле мәкаләләре һәм вәгазьләре бар иде.
<...>
5. Бәзгә ябыштырылган бик гади бер карта. Аның бер почмагында астына “Италиядә янартаулар” дип язылган бер рәсем дә бар иде. Авторы Рәшит Ибраһимов, басылган җире Казанда Яхин матбагасы булуы язылган.
<...>





Әхмәтвәли МӘҢГӘР
Хатирәләр һәм истәлекләр. Казан, "Гасырлар авазы - Эхо веков" нәшрияты, 1997

1900-1909, Петропавловск, Габдрашит Ибрагимов, Сулейманов

Previous post Next post
Up