Өч юлдаш
Бу көнләрдә өч кеше юлдаш булып сәфәр чыкты, берәү мулла икән, берәү чичән икән, берәү мылтыкчы (мергән) икән. Юлда мылтыкчы бер каз атты. Юлда бер җиргә төшеп, ут ягып, казны йолкып астылар. Үзләре өчәүдә тәһәрәт алып намаз укыдылар. Намаздан бушаганнан соң өчәүдә утырып сөйләштеләр. Чичән утырып әйтте: “Әй, юлдашлар, безләр өчәүбездә ятып йоклайык! Кайсыбыз яхшы төш күрсә бу казны ул җыйсын!” Мергән белән мулла “яхшы” диде. Өчәү ятып йокладылар. Мулла белән чичән йоклап калды, мергән йокламады. Мергән юлдашларның йоклаганын күргәндә торып казны җыеп куйды. Үзе тагы ятты. Мулла белән чичән уянды, моны һәм уяттылар, торып утырып өчәүдә. Чичән әйтте: “Ни төш күрдегез?” Мулла әйтте: “Син чичәнсең, синең төшең яхшы булыр, син башлап әйт ни төш күрдең!” Чичән әйтте: “Мин төшемдә кәптәр булып күккә очтым, әвәлге кат күккә җиттем, фәрештәләрне күрдем, икенче кат күккә чыктым, үткән пөйгәмбәрнең рухын күрдем.” Мулла әйтте : “Сезнең кәптәр булып очканыгызны күреп лачын булып аркагыздан кудым” диде. Миргән әйтте: “Мин сезнең икәүегезнеңдә очып киткәнегезне күреп, болар килмәде, очып китте дип, торып казны барында җыеп куйдым, сезгә калдырмадым, сөяген казанга салдым” диде. Казанны алып карасалар казанда казның сөяге бар иде.