Үткер үлмәс.
Җыр - тәсбих.
Хәсрәт хәсрәткә ошамый,
Хәсрәт савыты бушамый.
Тогым тогымга тарта.
Знаменск районы Кәчүк авылында Латыйпова Бибиҗамалдан (1900 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел
Әрле әрләнеп торганчы, әрсез ашап туяр.
Ана - асыл таш.
Йирле йирнең соңы (һөнәре) башка.
Арыш тора саламда, акча була саранда.
Әгәр берәүгә энә кадарга теләсәң, үзеңә кадак кагып кара.
Туңганга утын яктырма, ачка казан астырма.
Уен уймаклы булыр.
Адәм башы таш түгел.
Яхшылык күзгә күренмәс, яманлык күмеп куелмас.
Ата-инә гайрәтле булса, бала гыйбрәтле булыр.
Тогры (туры) сүз бер булса да, һәркемгә җитә.
Әйтер сүзне әйт, әйтмәс сүздән кайт.
Ике карбыз бер култыкыга (култыкка) сыймый.
Яхшы эшне күзәтүдән, яманлыкны төзәтүдән.
Ир кеше икмәген таштан чыгарыр.
Коры вакытта калуштан кәвеш яхшы.
Ал тәгәрмәч кайдан барса, арт тәгәрмәч тә шуннан барыр.
Малны тапкан - баксын, утынны чапкан - яксын.
Бал татлы дип бармак тешләргә ярамый.
Кул сындырып аяк ялганмас, каз биреп үрдәк алынмас.
Кеше кеше белән дус булса да, киҗә кеше белән дус булмыйдыр.
Кайвакытта сукырлык та яхшы.
Үлем кычкырып килмәс.
Син кешегә чокыр казыма, үзеңә баз казырлар.
Кызның күзе кызылда, егетнең күзе кызда.
Ил аулакта көн салгыш (салкынча).
Барыр җир юк, батар күл юк.
Большеречье районы Кызатау авылында Ниязова Хәмдиядән (1901 елгы) И. Һадиева язып алган. 1969 ел
Милли-мәдәни мирасыбыз: Омск өлкәсе татарлары. - Казан, 2015. - 460 б.
http://antat.ru/ru/iyli/publishing/book/