Отыз авылыннан Мөхәммәтев Альфред Газиз улы сөйләгән әйберләр

Feb 15, 2019 17:17

Бабаларның Себергә килеп чыгуы (риваять)

Бабабыз Мостафа исемле була. Ул бик чая кеше була. Аның бик яхшы айгыры була. Айгырын саткан Казан базарда. Карап торган, атны кая алып китерләр. Шуннан мыштым гына артыннан ияреп барган. Төнлә айгырны кереп урлый. Тотканнар моны. Сөргенгә Себергә җибәргәннәр. Үзен генә түгел. Үзенә генә ышаныч юк. Моны урядник озатып килгән. Иң зур җинаятьчеләрне - кеше үтерүчеләрне һәм казнакрадларны гына урядник озатып килгән. Урядник монда тапшыра полицейский управлениенә дә, кире кайтып китә. Мостафа биредә өйләнә, уллары Мөхәммәтҗан, Әхмәтҗан, Шәйхетдин туа. Авылда ике катлы ике йорт бар. Аларны шушы Мостафаның ике улы сала. Берсен 1905 елда Мөхәммәтҗан сала.

Отыз авылы
Отыз авылының беренче урнашкан урыны монда булмый. Ул моннан 5-6 чакрымда, Иртешкә якынрак, язын су баса торган урында урнашкан була. Ел саен язын авылны су баскан. Халыкның төп шөгыле - балык тоту, ау була. Тайгага ауга йөргәннәр. Хәзерге Отыз урынына да ауга килгәннәр. Монда урман була, җәнлек күп була. Алар бу җирне бик ошатканнар. Көймәләр белән киләләр. Беренче булып утыз кеше күчеп килеп йорт сала. Авылның исеме шуннан килеп чыккан.

Аурак
Аурак ул кешенең күренми торган рухы. Кеше үләр алдыннан аның аурагын күрәләр. Димәк, ул кеше тиздән үләчәк. Әгәр кич күрсә - кеше тиздән үлә. Әгәр көндез күрсәләр - озын гомерле була. Аурак ачык күренми, шәүлә булып кына күренә.

Карабахчар туе
Җыелалар берничә күрше. 10-15 кеше күршеләр җыела. Тәмле ризыклар әзерлиләр. Бу бәйрәмне кызлар оештыра. Ул кызлар кунакка яраткан егетләрен чакыралар. Сыерчык килгәч уздыралар бу бәйрәмне яшьләр. Өйдә уздыралар.

Авыллар турында
Тевриз районында иң беренче татар авылы - Тау. Ул да Иртеш буенда.
Иң борынгы авылларның берсе Әйрә булган. Русча исеме Кипа-Кулары була.
Байбакты исемле бер кеше килгән Казан ягыннан. Мондагы матур табигатьне күреп: “Их җире!” - дигән. Себерләр “җ” авазын әйтә алмаганнар. “Ихьер” дигәннәр.
Козгын дигән авыл бар. Анда бер агачта козгын оялаган.

Кыз урлау
Кыз урлау бик таралган күренеш булган. Совет чорында да, 30 нчы елларга кадәр. Бер шундый хәл булган. Бер себер татары өйләнгән бик матур бер кызга. Усть-Ишим районы, Алашаево авылыннан. Теге кыз яратмыйча яшәгән ирен, башка егетне ошаткан. Себер егете ике катлы өйдә яшәгән. Түбән өйдә аяк киеме төзәтепме, ямапмы утыра икән. Хатыны югары катта булган. Теге, Казан ягыннан килгән егет булган, атка утыра да, алдан сөйләшенгән буенча инде, хатынны ала да китә. Теге егет күреп кенә кала. Әмма куа чыкмый. Тегенең абыйлары да була. Курка инде.

Сөйләүче: Мөхәммәтев Альфред Газиз улы (1931 елгы). Отыз авылы

Милли-мәдәни мирасыбыз: Омск өлкәсе татарлары. - Казан, 2015. - 460 б. http://antat.ru/ru/iyli/publishing/book/

Утузы, Мухаметов, фольклор

Previous post Next post
Up