Авыллар тарихы һәм аңа караган легендалар

Feb 15, 2019 15:35

Уба (югары) Сәбәләк авылы башта Корбан авылы дип аталган. Моннан 150 еллар элек бу авылга Корбан исемле кеше килеп утырган булган. Шуннан Корбан авылы дип йөрткәннәр. Корбан сүзеннән руслар Курманаево дип йөртә башлаганнар. Аннан соңгы елларда инде Түбән Сәбәк авылыннан (Ыртыш теге ягы) күчеп утыра башлаганнар. Шуннан инде Уба сәбәләк дип киткән.

Тара районы Уба Сәбәләк (Курманаул) авылында Калдашев Ишмөхәммәт Ниясмамат улыннан (1884 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел



Элек себер халкыннан солдат алмаганнар. Күчеп утырган халыктан гына алганнар. Ә борын бу авылларда казанлылар бик аз, берәм-сәрәм генә булганнар. Шуның өчен солдатка алынган ул кешене үз исеме белән йөртмичә “солдат” дип кенә йөрткәннәр. Ул “солдатның” балалары да солдатка алынырга тиеш булган. “Солдат” балаларына кыз бирү, улына “солдат” кызын алу булмаган. Бу турыда себерәкләр җыр да чыгарган булганнар:
    Ул як баштан өреп килә,
    Солдатның эте микән.
    Үзе сөеп кыз алырга
    Аларның күбе микән.


Тара районы Хуҗавыл авылында Калдышева Камайдан (1901 елгы) Х. Гатина язып алган. 1968 ел

Олы Уыш (Большие Туралы)

Авыл Уыш елгасы буена урнашканга һәм соңгысы белән чагыштырганда олырак булганга Олы Уыш дип аталган. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеген торалылар тәшкил иткәнгә русча Большой Туралинский дип йөртелә.
Хәзерге көндә (1969 ел) Олы Уышта 100 артык хуҗалык бар. Авылның күпчелеге торалылар, алардан кала сартлар, аннан соң казан татарлары. Авыл төрле ягыннан саз, урман белән әйләндереп алынган. Аннан 1 км.да Солдатово дигән рус авылы, 1,5 км.да Кече Уыш дигән татар авылы бар. Хәзер өч авылга бер таш клуб өлгереп килә, медпункт, магазин, ут бар, радиолаштырылган. Авыл үзенең яше буенча, картлар сөйләвенә караганда, Тарадан олы булырга тиеш.
Авыл халкы арасына ислам дине бик борынгы заманда таралган. Курчакка табыну дигән нәрсәне, гомумән, белмиләр. Дин дигән нәрсә хәзер булмаса да, кайбер йолаларын саклау авылда бар.
Борын заманда авылда мәчет, мәдрәсә булган. Карт, карчыклар гарәп шрифтында укый-яза беләләр, нинди юллар белән бу якларга килеп җиткәннәрдер, иске китаплар да бар.
Хәзер 3 авылга бер зур мәктәп салынган, быел (1969 ел) ул 8 еллыктан 9га, аннан 10га күчәргә тиеш.

Кече Уыш (Малые Туралы)

1,5 км ераклыкта Олы Уыштан аерылып чыккан авыл. Картлар әйтүенә караганда, 18 нче йөзнең башларында гына олысыннан кичү башланган. Авыл составының күпчелеге, ни сәбәптәндер, сартлар санала, алар арасында Казан татарлары да бар. Барлыгы 40 хуҗалык. Авылда ут, радио, башлангыч мәктәп бар. Авыл матур, яшел, киң генә бер урам.

Тара районы Олы Уыш авылында Ураев Рәүф Рәшит улыннан (1913 елгы) һәм Әкидә Туктаменов Хәмит Гали улыннан Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел

Чаңгычы карт
Олы Уыш авылы урынында борын заманда агачлык, болынлык, сазлык булган, бер генә адәм дә яшәмәгән. Авылдан ерак түгел Кышлау дигән кыр бар. Менә шунда Габдулла исемле карт яшәгән. Ул монда балык тотып, ау корып гомер үткәргән. Бу картның бик матур кызы булган.
Ул вакытта бу якларда калмык халкы йөргән. Калмыклар кыз урлап китәләр икән. Бу картны, бервакыт аудан кайтып килгән вакытта, калмыклар тотып ала. “Үзеңнең азат буласың килсә, кызыңны бирәсең”, - диләр алар. Бу үзе ауга чыкканда кызын бикләп калдыра икән.
Яз көне икән. Карт биленнән алты аршинлы ефәк билбау белән бәйләнгән килеш чаңгыда бара. Көндез, кар юешләнү сәбәпле, чаңгы бик начар шуа икән. Юкса, карт чаңгыда шул кадәр җитез йөри икән, кош кебек. Әгәр дә кышкы көн булса, аны тота да алмаган булырлар иде. Карт барган уңайга таягы белән җиргә шакый икән, ягъни ничек, чаңгы китәме, юкмы? Кич якынлаша, туңдыра башлый. Картның планы шундый икән: җир туңдыру белән ычкынып китәргә, калмыклардан алда килеп, кызын коткарырга.
Алдагы атта баручы калмак үзе картны билбауыннан тотып бара, үзе җырлап бара икән. Бервакыт карт кинәт бауны тартып җибәргән икән, калмык егылып киткән. Карт ычкынган да, чаңгысы белән җил төсле очып та киткән. Алты аршинлы билбау җилкән кебек карт өстендә җилфердәп бара икән. Моны куалар, җитү кая ул! Карт урманын да, чокырын да яхшы белгәнгә, тегеләр әйләнеп 30 чакырымны үткәнче, 15 чакрымны туры алып кызны качырып та өлгергән. Калмыклар моны тота алмаганнар.
Олы Уыш авылы урынына кешеләр күчеп килгәннәр. Шулар арасындагы бер Урай Туктамет дигән кешегә карт үзенең кызын биргән. Шулардан авыл үсеп киткән.

Солдат турында
Калмык халкы тагын килеп чыга. Ул вакытта Уыш елгасына тар гына агач басма салынган була. Шуннан чыгалар икән дә, кызларны алып китәләр икән. Ә халык карап тора икән.
Бервакыт 25 ел хезмәт иткән бер солдат армиядән кайтып бара икән. Ул вакытны булган шундый закон: 25 ел хезмәт иткән солдат үзенең мылтык коралларын алып кайта ала икән.
Олы Уыш халкы моны күрә дә үзара сөйләшә. Менә бу солдатны ялласак, ул безне калмык халкыннан коткармас микән, дип. Моның белән сөйләшәләр. Солдат әйтә: “Мин риза, - ди. - Минем әти-әнием дә, хатыным да, якыннарым да юк. Әгәр дә миңа бер үгез тиресе кадәр җир бирсәгез, мин сезгә хезмәт итәм”, - ди. Болар риза булалар. Авылдан бер-ике чакрым читтә моңа бер кечкенә өй салып бирәләр. Бу яши башлый.
Бервакыт калмык килә. Солдат чыга да аларны мылтык белән атып куа. Ә тегеләрнең мылтыгы юк. Алар ике киләләр, өч киләләр, аннан соң килми башлыйлар. Өч ел үтеп китә, договорның срогы бетә. Солдат әйтә инде: “Калмык халкы инде килми, кызыгызны беркем урламый, миңа җир бирегез”, - ди.
Халык әйтә: “Ул безгә шул кадәр яхшылык эшләде, кызларыбызны калмык халкыннан коткарды, җир бирергә кирәк, бер үгез тиресе хәтле. Күпме үгез тиресе?”.
Ә солдатта баш булган: теге үгез тиресен алып еп кебек телә башлый, еп кебек телеп, менә суза озынлыкка, буйга. Ул андан 7 км2 җир ала.
“Менә бу минем”, - ди.
“Ярый, синең булсын”, - ди халык. Солдат өйләнә, нәселе тарала. Шулай итеп “Солдатово” авылы барлыкка килә.

Хан кызы Сара
Кайчандыр бу якларга бер хан килеп чыга. Калмык нәселеннәнме, монгол нәселеннәнме - нинди хан мәгълүм түгел. Ул хатыны белән була. Моннан 10 чакрым (ягъни Олы Уыштан) ераклыкта йорт салып яши башлыйлар болар. Көннәрдән бер көнне моның хатыны бала таба. Бу кыз бала була. Аңа Сара дип исем бирәләр. Аларның башка балалары булмый. Шушы Сара шул урында кияүгә чыгып, нәселе үрчеп, авыл барлыкка килә. Ул авылны “Сарахан” авылы дип йөртәләр.

Спасск Туралинский турында
Себер халкы борын заманда җир эшкәртмәгән, күбрәк аучылык, балыкчылык, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Игенчелек белән Рәсәй ягыннан килгән халык кына катнашкан. Олы Уыш халкы борын заманда үзенең 1 чакырым ераклыктагы фәлән гектар җирен бер урыс баена 10 еллык срок белән арендага биргән. Рус җирдән файдаланган, срогы үтеп тә киткән, җирне кайтарып бирер вакыт җиткән. Халык аңа: “Срогың бетте, җирне кайтарып бир” дигән.
Тарада Спасск дигән чиркәү бар. Урыс шунда барып, арендага алган җирен бүләк итеп биргән.

Тара районы Олы Уыш авылында Ураев Рәүф Рәшит улыннан (1913 елгы) Н. Ибраһимов язып алган. 1969 ел

Сеитово, Тухтаменов, Калдышев, Курманово, 1960-1969, фольклор, Туралы, Ураев

Previous post Next post
Up