Каракүл авылында 3. Исәнхуҗиннан язып алынган мәзәк

Feb 08, 2019 15:23

83. ӘЛӘЙ, ЮРИ ӘЙТКӘНГӘ ДӘ ЫШАНА

Бер картка боз акканда көймә белән Идел аша кичәргә туры килгән. Картка бу бик куркыныч тоелган һәм ул исән-имин чыкса бер сум хәер бирергә адарынган 2.
Иделнең яртысын кичеп, куркыныч кими башлагач, картка акчасы кызганыч тоела башлаган. Ул: «Болай да чыгам бит инде, бирмәм
ахрысы», - дип уйлый икән. Шул вакыт бозлар төрле яктан килеп көймәне кыса, чайкалта башлаганнар. Карт бик курыккан:
- Әләй, юри әйткәнгә дә ышана икән бу. Бирәм, бирәм! Бирмичә тагы әллә син! - дип кычкырып җибәргән.

83. Әләй, юри әйткәнгә дә ышана. ФФ, 1969, экспедиция, Омск өлк. Большеречье р-ны Каракүл авылында 3. Исәнхуҗиннан Ф. Әхмәтова язып алган;



Татар халык иҗаты. Мәзәкләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979 г.

Каракуль, 1960-1969, Исянхузин, фольклор

Previous post Next post
Up