Вот очередная находка по результатам посещения библиотеки из книги Загиды Бурнашевой. Автор ошиблась в годе смерти Хадичи Шаммасовой. Везде до этого встречал, что это 1949 год.
* * *
Поэзия өлкәсендә көчләрен сынап, 1913-1915 елларда әдәбиятка килгән татар хатын-кызлары да үз чорларында игътибарга лаек шигырьләр тудырдылар. Алар иҗатында шәхси бәйсезлеккә, белем-мәгърифәткә омтылу һәм якты киләчәккә ышану мотивлары яңгырый.
Хәдичә Сәнгатьзадә (1875-1939 1949) 1913-1915 елларда «Кызлар бакчасы» һәм «Таң җиле» исемендәге шигырь җыентыклары белән әдәбиятка килә. Боларның беренчесе 29, икенчесе 37 шигырьдән тора.
Хәдичә Сәнгатьзадә Шаммасова 1875 елда Ульяновск өлкәсендәге Колмаер авылында мулла семьясында туа. Ул башта атасыннан укый. Соңыннан мөстәкыйль рәвештә укып белемен арттыра. 15 яшеннән алып 50 яшькә кадәр укытучылык итә.
Аның элекке укучыларыннан берсе (хәзер персональ пенсионер) Зөләйха Галимова үзенең истәлегендә: «Хәдичә апа ачык йөзле, сүзгә оста, көчле һәм моңлы тавышлы, авыл халкы арасында игътибарлы һәм хөрмәтле укытучы иде. Ул бик күп газета һәм журналлар яздырып ала, аларны укучыларына һәм авыл хатын-кызларына укып бирә, үзенең бай библиотекасы бар иде», - дип яза.
X. Сәнгатьзадә газета һәм журналларда укыту-тәрбия темаларына язылган мәкаләләр белән дә чыга. «Сөембикә» журналында басылган бер мәкаләсендә ата-аналар һәм укытучыларның балалар тәрбиясендәге зур ролен күрсәтә1. Аның иҗатында хатын-кызлар азатлыгы өчен көрәш мәсьәләсе төп тема булып тора. «Һәмширәләремә»2 дигән шигырен ул:
Кил, сезненлә сүзләшеп карыйк әле,
Без дә үз хакыбызны алыйк әле, -
дигән чакыру белән башлый. Ул татар хатынының семьяда кол хәлендә булуын:
Ир - кеше ул. Хатын ала да солтан була.
Хатын - бер җария, ир - хан була, -
дип гәүдәләндерә. Татар хатын-кызларының ул чордагы тормышы төн кебек караңгы булса да, шагыйрә аларның киләчәгенә өмет белән карый:
Әй күнел, юкка пошынма,
Һәр кичәнең таңы бар.
Ул көнендә кичкә керсә,
Шундый көндез тагы бар.
Кич өчен һичбер көенмә,
Чын гына уйлап кара,
Бер дә «Кич» дип пәрдәләнми
Шул күңел, кем аңы бар.
1 «Сөембикә», № 7, 1915.
2 Һәмширәләремә - - сеңелләремә.
Заһидә Бурнашева «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан». Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1971