Һөҗүм дәвам итә

May 19, 2011 12:53

       ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күптән түгел күңелсез хәбәр килде. Республика җитәкчесенең узган елны инаугурация вакытында биргән антын Мәскәү законсыз дип тапты һәм тиздән ул законга (“ТР Президентының  вазифасына керешү турында”гы) үзгәрешләр кертәчәк. Аерым алганда, үзәкне Президентның антында “Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүе” белән беррәттән, Россия Федерациясе халкы турында бер сүз дә әйтмәве борчый. Моны ул турыдан-туры “федераль законны үтәүгә сылтама юк” дип бәяли. Җитмәсә, Югары суд Рөстәм Миңнехановның “Татарстан Республикасы суверенитетын тәэмин итергә тантаналы рәвештә ант итәм” дигән сүзләрен дә законсыз дип саный. Аларның фикеренчә, Конституция буенча илдә Россия суверенитетыннан башка бернинди дәүләт суверенитеты юк. Соңгысы инде, Мәскәүнең болай да формаль рәвештә генә калып килгән Татарстан Республикасы суверенитетына дәгъва белдерүне һаман дәвам итүен күрсәтә. Мәскәү матбугаты исә бу уңайдан утка май өстәп кенә тора. Кайбер басмалар ТР Президентының антында инде сепаратизм чагылышларын тапканнар.

Иң кызыгы, федераль үзәк моны Татарстанның үз куллары белән эшли. Башта Рамиль Нуртдинов дигән исем-фамилияле татар казанлы Президент анты РФ Конституциясенә туры килми дип Республика прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Прокуратура Нуртдиновның дәгъвасын канәгатьләндерә. Нәтиҗәдә, әлеге дәгъва белән ТР Югары судына ТР Прокуроры Кафил Әмиров шәхсән үзе мөрәҗәгать итә. ТР Югары суды антны чыннан да законсыз дип тапкач, РФ Югары судына инде аның фикерен расларга гына кала.

Дөресен генә әйткәндә, эшләр моңа таба инде күптәннән бара иде бит. Берәүгә дә сер түгел, республиканың мөстәкыйльлек элементларына, сәяси үзенчәлекләренә һөҗүм инде күп еллар буе бара. Соңгыларын гына искә төшереп үтик. Кремль үзенә иң лояль булган төбәк лидеры Рамзан Кадыйров кулы белән президент атамасын бетерү буеча кампания башлады. Нәтиҗәдә, РФ Дәүләт Думасы тиешле Законны кабул итте (төбәкләрдә президент атамасыннан баш тарту 2015 елда гамәлкә керәчәк). Шулай ук ЛДПР лидеры Владимир Жириновский милли республикаларны крайларга әйләндерү тәкъдиме белән чыккан иде.  Күзәтүчеләр  бу адымны Мәскәүнең Жириновский ярдәмендә иҗтимагый реакцияне тикшерүе, үзгәрешләргә җирлек әзерләү дип бәяләделәр. Россия Президенты Дмитрий Медведев үзе дә күптән түгел рус халкын һәм мәдәниятен илдәге башка халыкларныкыннан өстенрәк куеп, аны дәүләт төзүче буларак билгеләү башлангычы белән чыккан иде. Милли мәгарифкә юл бирмәү, мәктәпләрне ябу - болар барысы да шул чылбырның өлешләре.

Шулай да, соңгысы, ягъни ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның антына дәгъва белдерү көлке үк булмаса да, һичшиксез гаҗәпләнү тойгысы уята. Татарстан Президенты ничек инде республикабыз халкына гына түгел, ә әйтик, Кавказ яки Ерак Көнчыгыш төбәкләренә дә тугры хезмәт итњ турында ант итәргә тиеш? Мәхкәмәләр чыгарган нәтиҗәләр аларның мөстәкыйльлеген шик астына куя.

Сүз уңаеннан, бу мәсьәләнең хәзер генә күтәрелүе дә байтак кына сораулар тудыра. Әлеге (“ТР Президентының  вазифасына керешү турында”гы) закон бит инде 1991 елның 4 июлендә кабул ителгән. Аның буенча ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә тугрылыкка ант иткән иде. Әйе, эш нәкъ менә шунда да: узган еллар дәвамында законның сагында Шәймиев үзе тора иде. Миңнеханов исә әле бер генә ел эшли, үзен ныклы сәясәтче буларак күрсәтергә өлгермәде, күбрәк хуҗалык, икътисади эшләр белән мәшгуль. Әлеге вазгыятькә карата да ул әле хәзерге үз фикерен әйтмәде. Шуннан файдаланыпмы, федераль үзәк Татарстанның инде сувенир дәрәҗәсендә генә калган суверенитетын бетерү, нинди дә булса мөстәкыйльлеген чикләү максаты белән ясалып килгән адымнарын дәвам итә. Президент антын канунсыз дип табу һәм аның эчтәлеген үзгәртү - әлеге мәкерле адымнарның чираттагысы.

инаугурация, Миннеханов, Президент Татарстана, суверенитет Татарстана

Previous post Next post
Up