Гарәп илләрендәге вакыйгаларны бөтен дөнья ут йотып карап бара. Беренче булып Туниста искән революция җилләре башка гарәп дәүләтләренә дә күчеп, куркыныч вирус кебек тарала бирә.
Интернет-җәмәгатьчелектә, Мисырдагы вакыйгалар бездә дә кабатланырга мөмкинме, дигән дискуссияләр тумый калмады. Дөрес, Россиядә вазгыять аның кадәр кискен түгел: гарәпләрнең баш күтәрүенә сәбәп булган эшсезлек дәрәҗәсе бездә түбәнрәк, яшәү шартлары да яхшырак. Ләкин барыбер, кирәк очракта меңнәрчә кешенең урамнарга агылачагына ышанып булмый. Моның сәбәбен милли үзенчәлекләр, менталитет аермаларында күрсәк, нык ялгышмасбыз. Бу кискен аермаларга мин үзем дә шаһит булдым. (Университет елларында 8 ай Мисырда яшәргә туры килде).
Беренчедән, гарәп кешесе ул - тиз кызып китүчән, монысы берәүгә де сер түгел. Берәр нәрсәгә риза түгел икән - ул аны шунда ук йөзеңә бәреп әйтәчәк. Безнең кеше дә ризасызлык белдерә, ачу чыгара белә. Тик күпчелек очракта ул аны үзендә генә саклый, эчтән генә сүгенә. Кая анда плакатлар тотып демонстрацияләргә чыгу, кухнядагы төнге сөйләшүләрдән ары китә алмый бу фикерләр. Ярый әле гаделсезлеккә битараф калмаучы, аның белән көрәшүче блогерлар бар, ләкин бу көрәш интернет кырларында гына дәвам итә, әлегә урамнарга ташып чыга алмый.
Икенчедән, гарәп җәмгыятендә нәкъ менә җәмгыятьнең нәрсә икәнен яхшы беләләр. Анда шәхси мәнфәгатьләр белән җәмгыять мәнфәгатьләре бер тигез дәрәҗәдә. Хәтта соңгысы кайчак югарырак та куела. Мөгаен, бу күренеш ислам дине белән бәйледер. Ирләр җомга көннәрне (“җомга” - гарәпчәдә “җыелу”ны аңлата) җамигъ мәчетләрендә (“җамиг” - “җыючы”) җыелалар, намаздан соң хәл-әхвәлләрен белешәләр, яңалыклар белән танышалар. Гомумән көнчыгышта иҗтимагый тормыш урамда уза. Аларның иң яраткан урыны “каһвәханәләр” - анда халык кальян артында газеталар укый, фикер алыша, бәхәсләшә. Мәхәлләдә берәр вакыйга, гауга булдымы - берәү дә битараф калмый, сугыш булса аералар, булмаса оештыралар, дигәндәй. Безнең “иҗтимагый тормыш” исә тугыз катлы йортларда уза. Өлкән буын эштән соң буш вакытын бер-бер артлы сериаллар карап үткәрсә, яшьләр “вконтакте” дөньясыннан чыга алмыйча, зомбига әйләнеп киләләр.
Өченчедән, гарәпләргә курку хисе хас түгел. Моны Мисыр һәм Тунистагы соңгы вакыйгалардан видеорепортажлар яхшы күрсәтеп тора. Каһирәдәге манифестантларның танклар өстенә менеп президентның отставкага китүен таләп итүләре, артык явыз кыланган полиция белән бәрелешкә керүләре аеруча тетрәндергеч. Тәртип саклаучы органнарга каршылык күрсәткән хиҗаплы хатын-кызлар да игътибарны җәлеп итә. Әлбәттә, гарәп халкының бу гамәлләрен дуамаллык дип тә атап буладыр, ләкин болар илдәге сәяси үзгәрешләр өчен эшләнелә бит. Алай дисәң, безнең Россия кешесе дә куркак түгел инде. Әнә, Мисыр курортларында 40 меңләп кеше бар дип хәбәр иттеләр. Аларның берничәсе генә ялларын туктатып өйләренә кайтып китергә карар кылганнар. Калганнарын исә танклар да, кораллы кешеләр дә куркытмаган. Ә менә Мәскәүдә 31нче январьдә үткән оппозиция митингында катнашучыларның саны 500ләп кенә исәпләнә. “Үзенә кирәк булганда барысы да батыр, җәмгыять мәнфәгате турында сүз барганда - бигайбә”, - дип әйтеп торган сыман әлеге саннар.
Дүртенчедән, гарәп яшьләре бездәгеләрдән аерыла. Алар үз мәнфәгатьләрен кайгырта беләләр. Югары белем алган, ләкин эшкә урнаша алмаган яшьләр буыны хәрәкәткә китерде бит инде гарәп урамнарын. Ә бездәге яшьләрнең күңелләрендә никадәр “яшьлек ялкыны” янганын соңгы көннәрдәге бер вакыйга күрсәтә. РФ Президентының киңәшчесе Аркадий Дворкович студентларның стипендиясен бетерергә теләгән иде. Яшьләр исә моңа карата җитди реакция белдермәделәр. Хәер, алар бәлки хәбәрдәр дә булмаганнардыр. Иҗтимагый челтәрләрдә утырып, яңалыклар карарга “вакыт калмый бит”. Ә менә гарәп яшьләре исә интернеттан яхшы гына файдаландылар. Юкка гына Тунис һәм Мисырдагы вакыйгаларны Facebook һәм Twitter революциясе дип атамадылар бит. Барлык митинглар турындагы хәбәрләр интернет буенча таралды. Мисыр хакимияте моның өчен хәтта интернет һәм кәрәзле элемтә сервисларын аерып та карады.
Йомгаклау буларак шуны әйтәсем килә: гарәп илләрендәге вакыйгалар гади халыкка үз көчләренә ышаныч бирде, ә югарыдагы түрәләргә гыйбрәт булды. Көнчыгыштагы авторитар режимнарның җимерелүе башка илләрнең дә җитәкчелегенә кисәтү булып ирешкәндер дип өметләнәсе килә. Янәсе, халык мәнфәгатьләрен читкә куеп, үзеңнең байлыкны гына кайгырту, бертуктаусыз урлау, еллар буенча дәүләт штурвалына үзеңнән башка берәүне дә якын китермәү - менә нәрсәгә китерергә мөмкин.