Голливуд продюсеры: "Мөселманнарның проблемасы - бердәмлек булмау"

Sep 23, 2010 01:28


Әхмәт Захра - АКШтагы мөселман продюсеры. Чыгышы белән Суриядән. Бөекбританиядә үскән, шунда белем алган. Соңгы 15 елны Лос-Анджелеста, Калифорниядә яши. Бүгенге көндә Голливудта Zahra pictures дигән үз кино ширкәтен җитәкли. Әхмәт Захраның «Америка көнчыгышы» дигән картинасы VI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Уен фильмы» номинациясендә катнашты. Фестиваль көннәрендә «Шәһри Казан»га биргән әңгәмәсендә Голливуд продюсеры Америкадагы мөселманнарның тормышы, аларның проблемалары һәм башка кызыклы нәрсәләр турында сөйләде.




- Әхмәт әфәнде, АКШта яшәгән мөселманнар, гарәпләр нинди мәшәкатьләр, проблемалар белән очрашалар?

- Проблемалар күп. Ләкин беренче чиратта алар америкалылар белән үзара мөнәсәбәткә түгел, ә мөселман җәмгыятенең эчендәге вазгыятькә бәйле. Без беркайчан да бер-беребездән канәгать була алмыйбыз. Күпсанлы ислами оешмаларның фикерләре бик нык аерыла. Америкадагы исламның тарихы башында пакистанлылар, гарәпләр, төрекләр һ.б. бөтенесе бер мәчеткә йөргәннәр. Чөнки гыйбадәтханәләр чыннан да аз булган. Хәзер исә мөселманнарның саны артты, алар бит бала табарга яраталар. Бик күп җәмгыятьләр, оешмалар һәм үз чиратында төрле фикерләр, хәрәкәтләр дә барлыкка килде. Һәр милләт үз мәчетен төзи башлады. Хәтта гарәпләр дә, бүленешеп, Мисыр, Согуд Гарәбстаны һ.б. илләр вәкилләре үз гыйбадәтханәсен торгызырга тотынды. Кара тәнле Америка мөселманнары да бик көчле фронт тәшкил итәләр. Һәм болар барысы да күп кенә мәсьәләләр буенча уртак позициягә баса алмыйлар. Монда сүз бер үк мәчеткә йөрү турында бармый. Тагын сәясәт килеп кушыла. Мәсәлән, яһүдләрнең сәяси карашлары төрле: радикаллары да, либераллары да бар. Тик алар бер нәрсәдә уртак фикердә - барысы да яһүдләр һәм барысы да сайлауларда демократик партия өчен тавыш бирәләр. Америкадагы мөселманнарның саны яһүдләрнең санына тиң булса да, алар сәяси бердәмлеккә ирешә алмыйлар.

Икенче зур проблема - америкалыларның мөселманнарга карашы. Ят тышкы кыяфәт, киемнәр, йолалар өчен мөселманнарны һаман гадәттән тыш кешеләр итеп кабул итәләр. Ләкин әкренләп күнегеп киләләр инде.

Өченчедән, уңчыларның эшчәнлеген әйтеп китәргә кирәк. Кайбер радикаль партияләр, аеруча протестантлар ислам диненә нәфрәт белән карый.

- Шулкадәр күп проблемаларны санап киттегез. Ә нигә алайса бөтен гарәп дөньясыннан мөселманнар Америкага агыла?

- Әлеге авырлыкларга карамастан, АКШ - дин тотып, йолаларны үтәп яшәр өчен иң уңайлы ил. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр бик күп, ислам университетлары бар. Мөселман гаиләсенең балаларын балачактан алып өлкәнрәк яшькә кадәр мөселман уку йортларында гына укытырга мөмкинлеге бар. Монда дин тоту иреген саклауга бик зур әһәмият бирелә. Нью-Йоркта мәчет төзү тирәсендә килеп чыккан теге каршылыкка игътибар итик: башка бер илдә мондый күренеш дәүләт тарафыннан хәл ителер иде. Ә АКШта фикер иреге хөрмәт ителә. Шуңа күрә дәүләт кысылмый, теге яки бу якка ярдәм итми. Мәсәлән, Франциядә мәктәпләрдә хиҗаб киюне тыйдылар. Моны АКШта күз алдына да китереп булмый. Монда хатын-кызларга, теләсәләр, хәтта никаб та кияргә була. Шәхсән мин никаб киюне бик хупламыйм. Минемчә, аның исламга бер мөнәсәбәте дә юк. Ул башка дин вәкилләренең исламнан йөз чөерүенә сәбәп кенә булып тора.

- Күптән түгел булып узган Коръәнне яндыру очраклары турында нәрсә уйлыйсыз?

- Бу да, әйткәнемчә, АКШтагы фикер иреген  күрсәтә. Ләкин без Инҗилне яндыру белән, әлбәттә, шөгыльләнмәячәкбез. Чөнки без тәрбиялерәк һәм мәдәниятлерәк. (Көлә.)

-   ММЧда мөселманнар тормышы ничек яктыртыла?

-   Америкада ММЧ коммерциягә нигезләнгән. Мәсәлән, күптән түгел Нью-Йоркта меңләгән кеше мәчет төзелүгә каршы чыкты. Бу хәбәр тиз арада алдынгы яңалыклар арасына керде. ММЧ шуның турында гадәттән тыш хәл буларак күп итеп сөйли башлады. Янәсе, халыкны шуның белән гаҗәпләндерәләр, аудитория җәлеп итәләр. Ислам, дөрес булмаган интерпретациясе белән бергә, ММЧ корбаны булды да инде. Исламга кагылышлы хәбәрләр бернинди әһәмияткә дә ия булмаска мөмкин. Ләкин ММЧ аны сенсация итеп, гадәттәгечә, чебеннән фил ясап бирә. Хәбәр тарала һәм күпләр аны дөрес итеп кабул итми. Нәтиҗәдә халык арасында киеренкелек барлыкка килә. Ләкин шуны әйтергә кирәк: Америка ММЧсы исламга каршы максатчан эш алып бармый, менә шулай үзеннән-үзе килеп чыга инде ул. Барысы да акча эше.

Телевизордагы мөселманнарның сурәтенә килгәндә, ул уңай да, тискәре дә була. Һәр кешенең безне үзенчә күрсәтергә хакы бар. Без дә аларны фильмнарыбызда үзебез күргәнчә тасвирлый алабыз. Дөресен генә әйткәндә, безне Көнбатышта ничек күрүләре - ул бит үзебездән дә тора. Шуңа күрә безгә тырышырга, үз акчаларыбызны жәлләмичә сарыф итеп үзебезне кинематографта күрсәтергә кирәк. Бу - минем принцип, мин шуның белән шөгыльләнәм дә инде. (Әхмәт Захраның барлык фильмнары Америкадагы гарәпләр, мөселманнар тормышына багышланган. - И.Г.)

- Ә исламны, мөселманнарны яхшы яктан күрсәткән ММЧ бармы соң?

- Әлбәттә, андыйлар да бар. Хәтта күптән түгел бер ислами оешма да барлыкка килде. Алар ел саен бәйге оештыралар. Мөселманнар турында төшерелгән фильмнар, тапшырулар өчен продюсерларга, режиссерларга, журналистларга премияләр бирәләр. Күп кенә мөселманнар үзләре дә бу эшкә хәйрия буларак матди яктан ярдәм итәләр.

- Бәлки, бай гарәп илләре дә ярдәм күрсәтәдер. Мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәехләре...

- (Көлә.) Юк. Алар символик күләмдә генә иганә күрсәтәләр.

-  Ни өчен Голливудта мөселманнар юк?

- Нигә булмасын, мин бар бит. (Көлә.) Дөрес әйтәсез инде, андый проблема юк түгел. Ул кино индустриясе базарына бәйле. Мөселман киноларына сорау аз. Аның сәбәбе дә мөселманнарның үзләренә бәйле. Алар кино өчен акчаларын жәллиләр. 10-15 долларга DVD дисклар сатып алганчы, фильмнарны Интернетта гына карыйлар. Бер вакыйганы сөйләп китим. Миңа Америкадагы бер мәчет турында фильм төшерергә заказ биргәннәр иде. Янәсе, соңыннан ул дискларны сатып, мәчеткә ярдәм күрсәтәләр. Төшердек, дисклар әзер. Миннән берәү биш диск алырга теләде, бәясен сорады. Егермешәр доллар, 5 диск өчен 100 доллар, дидем. «Алайса миңа берне генә бир, мин копия ясатырмын», - дип җавап кайтара миңа бу кеше. Һәм бу шул мәчетнең эчендә!

Америкада, билгеле булганча, гейлар һәм лесбиянкалар җәмгыяте бик көчле. Хәзер хәтта алар да ММЧда, Голливудта үз урыннарын таптылар! Сәбәбе - алар үз максатлары, принциплары, идеяләре өчен акчаларын жәлләмиләр. Бер-берсенә теләктәшлек белдерәләр, ярдәм итәләр. Аларның саны мөселманнардан күпкә аз булса да, бик йогынтылы даирә тәшкил итәләр, хәтта АКШ сәясәтенә дә йогынты ясыйлар.

- Ә сез киноларны Интернетта караучыларга нинди карашта? «Америка көнчыгышы» Интернетта бармы?

- Бар дип уйлыйм. Ләкин алай эшләү, әлбәттә, законга каршы. Шул ук вакытта мин Интернетта кауручыларны аңлыйм да. Төрле хәлләр була бит. Мәсәлән, киноны Интернеттан башка бер җирдә дә карый алмыйлар, ди. Бу очракта Интернет ярдәмгә килә. Кино карауның мондый ысулы да яшәргә тиеш. Кинематографның беренче максаты - фикерләреңне, мөмкин булганча, күбрәк кешегә җиткерү бит, ә акча эшләү түгел.

- Сезнең фильмда яһүдләр һәм мөселманнар арасындагы низаг тасвирлана. Башта бер яһүд белән мөселман талашалар. Соңыннан татулашалар. Ахырда исә инде ике олы төркем ызгышып кала. Мондый динамика нәрсәдер аңлатамы?

- Фильм әлеге ике дин арасындагы дошманлыкны бетерү, аңлашу, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру юллары бар икәнне  күрсәтергә тырыша. Тасвирланган вакыйгалар яһүдләр һәм мөселманнар арасында татулык хөкем сөрәчәгенә өмет уята. Ләкин ахырда тагын бер низаг килеп чыга.

Кайбер сәяси моментларны исәпкә алмасаң, ислам дине һәм иудаизм арасында бернинди каршылык та юк бит. Америкадагы яһүдләр һәм мөселманнар Палестинадагы проблемалардан хәбәрдар булса да, бик ерак торалар, катышмыйлар. Шуңа күрә аларга тату яшәргә бернәрсә дә комачауламый. Алар, бер-берсенә ярдәм итешеп, хезмәттәшлектә яшиләр. 2001 елның 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң мөселманнарга иң күп ярдәм күрсәткән кешеләр - яһүдләр. Бик күп яһүд оешмалары, мәчетләргә килеп, теләктәшлек белдерделәр, мөселманнар белән берләштеләр. Мөселманнар һәм террорчылар арасында бернинди уртак нәрсә дә булмавын күрсәтергә тырыштылар. Аларга үзләренә мондый бердәмлек кирәк иде, чөнки, билгеле булганча, алар тарих буенча яхшы яктан сурәтләнмәделәр. Христианнарның реакциясе исә кискенрәк булды. Мөселманнар аеруча уң партияләр һәм хәрәкәтләрдән күп зыян күрде. Гарәп илләренә килгәндә, анда Палестина, Газа секторы оккупациясе турында күп борчылалар. Ә бит анысы да яһүдләр белән каршылык өчен түгел, ә Израиль дәүләтенең сәясәте аркасында. Андагы кайбер партияләр динне сәяси максатларга ирешер өчен куллана. Күп чаралар аша яшьләрне үз-үзләрен шартлатуга этәрәләр.

- Мөселман киносы фестиваленнән нинди фикерләрегез калды?

- Мондый фестиваль үткәрү - бик уңышлы идея. Катнашкан картиналар фестивальнең концепциясенә туры килә. Ел саен тагын да яңарак, кызыклырак фильмнар күрсәтелә.

Ләкин әлеге фестивальне, әлбәттә инде, Америкада белүче юк. Шул ук вакытта ул - исламга кагылышлы булган дөньядагы бердәнбер кинофестиваль. Мондый төсмердәге чараларны АКШта, Бөекбританиядә үткәрергә тырышып карадылар. Ләкин алар мәдәни юнәлешне түгел, ә дини якны алга сөрделәр, шуңа күрә уңышка ирешә алмадылар. Казан фестивале исә күбрәк мәдәни роль уйный, диннең үзен түгел, ә аңа кагылышлы мәсьәләләрне кинематограф ярдәмендә яктыртуга басым ясый. Шул сәбәпле ул уңышка ирешә, үсә. Менә инде алтынчы тапкыр узды. Киләчәктә дөньяга да таныла башлар.

- Сезнең тормышыгызда булган вакыйгалар «Америка көнчыгышы» геройларында чагыламы?

- Бер-ике геройның тормышындагы кайбер вакыйгалар минекендә дә урын ала. Холкы, характеры, фикерләре дә аваздаш. Мәсәлән, мин дә заманында Олы Американ хыялы белән янып йөри идем. Кинематографка, Голливудка эләгер өчен туган илемне - Сурияне ташлап киттем. Монда килгәч, нульдән башладым. Америкага күчеп килгән һәрбер кеше ниндидер хыял белән янып йөри: кем ресторан ачарга тели, кем Голливудка ыргыла, кем бизнеска кереп китәргә омтыла.

Фильм геройлары белән чагыштырганда исә, алар бит иммигрантлар, Көнчыгыштан килгәннәр. Ә мин Көнбатышта үстем, шуның принциплары буенча тәрбияләндем. Дөньяга карашларым Көнчыгышча түгел. Шуңа күрә мин хәтта үземне ниндидер дәрәҗәдә Казан кешеләренә охшаш итеп хис итәм. Монда шундый ук вазгыять, мөселманнар Көнбатышча фикер йөртәләр.

Илдар ГАБИДУЛЛИН
Тәрҗемә белән Резеда ВӘЛИЕВӘ ярдәм итте
Previous post Next post
Up