"Немецлар турында начар уйламагыз"

Oct 07, 2012 09:58


Франкфуртка кергәндә авариягә очрадым (бик җитди түгел). Алдан барган машинага бәрелдем арттан. Немец машинасыннан чыкты. Үз телендә нидер сөйли, зарлана башлады, куллары белән кызык хәрәкәтләр ясый. Безнең алманча белмәгәнне аңлады. Әз генә уйлап торгач, нәрсәдер әйтте дә, елмаеп, кул болгап китеп барды. Лилия аны болайрак тәрҗемә итте: "Сез берәр нәрсә күрдегезме? Мин юк... Немецлар турында начар уйламагыз инде". (авариядә без гаепле идек). Бездә шундый ук ситуация нәрсә белән бетер иде микән дип уйлап куйдым.

Posted via LiveJournal app for iPad.

via ljapp

Previous post Next post
Up