Курорт на АЭС

May 08, 2012 13:28




Татарстанда бик күп кеше Төркиянең Мерсин шәһәреннән элит квартиралар сатып ала башлады. Мерсин -- Антальядан берничә йөз километр ераклыгында, Урта дингез буенда урнашкан матур шәһәр.

Квартираларны Синан Иншаат дигән компания сата. Россиягә инде күптән саталар, ә соңгы бер-ике елда игътибарны Татарстанга юнәлттеләр. Рекламалары татар радиоларында яңгырый. Авиабилет бәясендә ай саен таныштыру турлары оештыралар, барган һәркем фатир алмыйча кайтмый, ди. Узган елны якынча 90 фатир сатканнар.

Тема буенча бер сылтама: http://www.haber365.com/Haber/Tatarlar_Mersini_Mesken_Tuttu/

Бу фирма Казандагы гади фатир бәяләре буенча (1 кв.м. - якынча $1000) дингез буенда элиталы апартаментлар сата. Коммуналь хезмәтләр елына 15000-17000 сумга төшә, диелгән сайтларында. Елның тугыз ае җәй. Яшелчә, җиләк-җимеш җәннәте. Курорт икенче суз белэн.

Мондый бәяләргә һәм шартларга кем кызыкмас, беренче карашка... Ләкин пәрдә артында калган нәрсәләр дә бар.

Беренчедән, 2012 елда Мерсиннан 30 км ераклыкта урнашкан Мерсин-Аккую атом электростанциясе төзелә башлаячак. Икенчедән, Мерсин сейсмик яктан куркыныч төбәк. Әле 3-4 майда гына монда 4.0 баллы җир тетрәү булган иде. Җир тетрәү куркынычы янаган зонада АЭС төзү аерым бер тема әлбәттә. Ләкин шушы ике факторның бергә туры килгән җирдә фатир сатып алырга теләүчеләргә инде үзегез бәя бирегез...

Югарыда күрсәтелгән бәяләрнең ышана алмаслык дәрәҗәдә түбән булуы шуның белән аңлатыладыр. Ләкин фатир сатучы фирма клиентларга моның турында хәбәр итәме? Сайталарында бу турыда бер нинди мәгълүмат та юк. Фатир алыргамы, алмаскамы әлбәттә клиент үзе карар бирә, ләкин клиентның нинди шартларда, нинди җирдә, нинди мохитта яшәячәген белергә хакы бар. Синан Иншаат Татарстанга фатирлар сатканда алучыларга моны хәбәр итергә тиеш.

АЭС төзелеше алдыннан затройщикның әлбәттә кыска вакыт эчендә бөтен фатирларны сатып бетерәсе килә. Ләкин бу эштә Россия халкының ваемсызлыгын файдалану бер дә куандырмый.

Миңа бу тема бик кызык тоелды. Теманы күзәтеп барачакмын. Сезнең дә кызык мәгълүмат, фактлар бар икән - көтеп калам.



Мерсин халкы АЭСка каршы



Аккое ЧЕРНОБЫЛЬ булмаячак

Posted via LiveJournal app for iPad.

аэс, мерсин, татар, атомная энергетика, via ljapp

Previous post Next post
Up