12-14 июнь минем өчен бик мәгънәле узды. 12 июньдә башланып киткән "Милли тормыш һәм дин" V Бөтенроссия татар руханилары форумы быел аеруча оешкан төстә үтте. Шунысы сөендерә: соңгы елларда бу форумның уңай нәтиҗәләре дә күренә башлады. Россиянең бөтен төбәкләреннән дин әһелләренең Татарстанга җыелуы безнең республикада дини сәясәтнең дөрес оештырылуы, президентыбыз Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы эшләрнең үрнәк булуы турында сөйли. Россия төбәкләренең кайберләрендә әлләничәшәр мөфтият барлыкка килгән, алар бер-берсеннән качып-посып, кайсылары хәтта дошманлашып эшли, имамнарның теге яки бу мәсьәләдә берсе бер төрле, икенчесе икенче төрле җавап бирә икән. Казанда үткәрелә торган форум аларны очраштыру, фикерләшүгә этәрү өчен әйбәт мәйданчык булды.
Форумда шактый күп мәьәләләр күтәрелде, проектлар, концепцияләр кабул ителде. Күтәрелгән мәсьәләләр арасында имамнарга хезмәт хакы түләү дә бар иде. Мин гел күзәтеп киләм: авыр чакларда имам халыкка гел кирәк. Шулай ук бала тугач исем кушучы да, никах укучы да, ясин чыгучы да - шул ук имамнар. Алар безнең тормышыбызда зур урын тоталар. Шул ук вакытта эшләре көйләнеп киткәч, муллалардан көлүчеләр дә аз түгел. Югыйсә, имам булу бик җаваплы эш. Читтән караганда гына ул аштан-ашка йөри кебек. Аларга бик зур җаваплылык йөкләнгән: ул авылдамы яки шәһәрдәме - бөтен кешегә үрнәк ир-ат, ата, дус, күрше һ.б. Өстәвенә гадел казый да булырга тиеш. Шушы шартларда яшәп, гаиләсен ашатырга, йортын карарга, мәчет эшен алып барырга да өлгерергә тиеш. Эшен дөрес алып барган, ихластан башкарган имамның эше бик авыр. Депутат буларак та беләм: иң кыены кеше белән эшләү. Чөнки аларның һәр үтенече, мөрәҗәгате синең йөрәгең аша үтә. Шуңа да мин имамнарга киләчәктә хезмәт хакы түләнә башлар дип өметләнәм.
Мин үзем КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында узган “Дөньяви җәмгыятьтә исламның тоткан роле һәм урыны” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнаштым. Бу миңа бик якын тема. Чыннан да имамнарның җәмгыятьтә тоткан урыны бик зур. Гомумән, халыкны тәрбияләү һәм аңа уңай йогынты ясау мәсьәләсендә имамнарга күбрәк мөмкинлек бирергә, аларның җәмгыятьтә тоткан урынын, абруен яхшырту өстендә эшләргә кирәк дип исәплим. Шул ук авылларыбызны гына алсак та, күреп торабыз: аларның байтагы хәзер инвесторлар кулында. Аларның төп максаты - җирдән табыш, керем алу. Шушы авылда яшәгән кешеләрнең рухи халәтенең нинди булуы алар өчен беренче чираттамы икән? Юктыр, мөгаен. Бүгенге көндә авылларыбызда эчкечелек җәелгән икән, әлбәттә, бу халыкны тәрбияләү өлкәсендә эшләрнең тиешле дәрәҗәдә булмавыннан килә. Шуның өчен дә бу җәмгыятьтә һәркемнең үз урыны бар: игенче иген үстерергә, терлекче терлек карарга, имам исә халыкның рухы сагында торырга тиеш. Шул вакытта гына, Аллаһ Тәгалә ризалыгы белән, уңыш булыр. Хәләл хезмәт булса табыш-кереме дә керер, икмәкнең дә, җиләк-җимеш, яшелчәнең дә бәрәкәте булыр. Аллаһ Тәгалә кирәк хәтле яңгырын бирер, кирәк хәтле кояшын яктыртыр. Имамнарның тормышыбызда тоткан урынына җитди игътибар бирергә вакыт җитте дип уйлыйм.
14 июньдә Идел буе Болгарының Ислам динен рәсми кабул итүнең 1125 ел тулуына багышланган Изге Болгар җыены узды. Быел ул 25нче тапкыр үткәрелде. Шәхсән үзем бу чараларда ун ел катнашып киләм. Быел да без, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре татар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, бер автобус һәм берничә машина белән бардык.
Бу дистәләгән мең кешене җыйган зур чарада президентыбыз Рөстәм Миңнехановның, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Минтимер Шәймиевнең, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең дә катнашуы күңелдә горурлык, шатлык хисе уятты. Мин үзем дә алар белән бер рәттә басып намаз укыдым.
Болгардан кайтканда шатланып, рухланып, Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм җырчы Нияз Җәләлов белән Әлки районында кунакта булдык. Аннан туган авылым Көрнәле Әмзәгә кердек. Казанга кайтышлый Биләргә - Изге чишмәгә тукталдык. Өч көн чын мәгънәсендә дини-рухи - бик мәгънәле дөньяда яшәдем.