Татарстан түрәләрнең ялагайлануның бер үрнәге

Sep 28, 2009 00:19

"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Апас районы игенчеләре быелгы авыр һава шартлары булуына да карамастан урып-җыю эшләрендә бөтен күңелләрен, көчләрен биреп көнне-төнгә ялгап эшләделәр. Сезнең дөрес сәясәтегез, безнең районга карата күрсәткән ярдәмегез, ышанычыгыз нәтиҗәсендә игенчеләр кыска вакыт эчендә зур нәтиҗәләр белән урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. 26 августка 35,3 мең гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынды. Игенчеләр өчен бик тә катлаулы булган елда гектарыннан 35 центнер артык уңыш алынды. Ашлыкның тулаем җыемы 125 мең тонна тәшкил итә. Икмәк кабул итү пунктына 63 мең тонна ашлык озатылды, шуның 33 мең тоннадан артыгы 3 нче класслы югары сыйфатлы бодай. Бүгенге көндә дә икмәк тапшыру эше дәвам итә.
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезгә үз исемемнән һәм район хезмәтчәннәре исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм. Һәрвакытта да Апас районнын үз итеп безгә күрсәткән булышлыкларыгыз, ярдәмегез, акыллы киңәшләрегез аркасында без бу уңышларга ирешә алдык. Бу җиңүдә Сезнең бәяләп бетергесез өлешегез бар.
Сезгә тагын бер кат бик зур рәхмәт.
Исәнлек-саулык теләп, хөрмәт белән
Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин."
Дөресен әйткәндә бу хатның имзасы белән оригиналы күрмәсәмдә, шундый хатның хичшиксез булуы шик уятмый. Татарстан түрәләрнең ялагайлануның бер үрнәге. «прошла зима, настало лето, спасибо партии за это!»

Шәймиев, Татарстан

Previous post Next post
Up