Авыл җаны

Feb 12, 2013 14:07



Бервакыт очрашуларда халык: “ Уф, татар авыллары бетә бит , ник шул хакта кайгыртмыйлар?” - дип шаулашкач, залда утырган бер агай, истәлеккә берәрсе калыр әле дип шаярткан иде. Усал шаярту, билгеле. Әйе, тел, гореф-гадәт, әдәп-әхлак бишеге саналган авыллар азайган саен азая бара. Кем гаепле дигән сорауга әлегә кадәр анык кына җавап биргән кешесе дә күренми. Сәбәпләре күп, әлбәттә. Берәүләр колхозларны таркаткан дәүләт сәясәтен тирги. Икенче берәүләр түрәләрне, җитәкчеләрне сүгә. Арада хәтта ки, язучыларның тетмәсен тетүчеләр дә очрый. Ә менә Әлмәт районының Яңа Кәшер авылы җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллинаның беркемгә дә ни дәгъвасы, ни үпкәсе юк. “Авыллар үлә дип сөрән салучыларга гаҗәпләнәм мин, - ди ханым, - безнеке бернинди афәтләргә дә бирешмиячәк, Алла бирсә. Без киләчәктә үзебезгә озын гомер юрап, гөр килеп яшәп ятабыз. Бетә-бетә дип лаф орсаң, ә үзең кечкенә ватаныңны яшәтер өчен бармак та селкетмәсәң, тарала инде ул”.



Лилия Марс кызы карамагында дүрт авыл: Яңа Кәшер, Болгар, Ак Чишмә, Бикәсаз. Биләмәсе очсыз-кырыйсыз: җәяү генә урыйм дисәң, тәүлек буе тәпилисе була. Асфальт юлның гына да озынлыгы 28 чакрым. Җирлектә җәмгысе 2 мең 800 кеше исәпләнә. Шуларның 680е - пенсионерлар.

- Яшьләр урта мәктәпне тәмамлагач та шәһәргә каерадыр инде, - дим.

- Күпчелеге китми, бүген 70 яшь гаилә җир сорап гариза язды, җиргә кытлык әле, - ди Лилия, - Бездә эшсезлектән тилмермиләр. Әлмәткә дә йөриләр. Рәхәт, кулларында машина. Авылда да эш күп. Ипи заводы, алты кибет, дүрт мәчет, ут сүндерү часте, ике мәктәп, ике балалар бакчасы, һәр авылларда диярлек фельдшер-акушер пункты, өч фермер хуҗалыгы, ун чишмәбез бар.

Әйе, бар да бар! Яңа Кәшер бәлки башка төбәкләрдәге кебек фаҗигале язмышка дучар ителер иде дә, аның авылдашларым, туган җирем дип янган-көйгән тынгысыз Лилиясе бар шул.

Бу ханым белән беренче мәртәбә күрешүем түгел. Ике ел элек: ”Бездә татар язучыларының әсәрләрен яратып укыйлар, китапханәбез бай, килегез әле”, - дигәч, баш тартмадык. И минәйтәм, авыл җитәкчесенең мәшәкате болай да муеннан ашкан бит инде, тагын өенә үк кунаклар төшерә. Апа-сеңелләр, ак яулыклы әбиләр аның тирәсендә: “ Лилия, Лилия кызым, фәлән спектакльнең репетициясенә кайчан керешәбез, кайчан концерт программасын төзибез?” - дип бөтерелгәндә, шаккатып басып тордым. Бәй, башлыкның төп хәсрәте - су, мәктәп, җылылык, балалар бакчасы ише   проблемалар түгелмени?! Ярлы гына бюджетны бүлгәндә ул рухи байлык турында да кайгыртырга тиеш микәнни? Без шундый җирлек башлыкларын беләбез: йөз сылтау табып китапханәсен, клубын яптыра, халык белән аралашырга иренә... Бөтен аклану сүзе - “акча юк, җәмәгать, акча юк!” Югыйсә авылның җаны ул беренче чиратта - рухи байлык. Мин моңа Лилия Гыйниятуллина мисалында тагын бер тапкыр инанып кайттым. Дөрес, 2006 елда Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы булып сайлангач та ул бермәлгә матди кыенлыклар белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Кайбер урамнарда ут сүнгән, кайберләрендә тездән пычрак... Дүрт авыл тарафыннан да моң-зар ишетелә. Әлбәттә, мин кайдан акча алыйм, апакаем яки абзыкаем дип, халыкны тиргәп-орышып ярсуыңны бастырырга мөмкин. Ә ул, киресенчә, машинасына утыра да үзе кешеләр янына ашыга һәм унлаган-егермеләгән наказны йөрәгенә җыеп, кайтып китә. Ә иртәгәсен шуларны йөрәгеннән бушатмаган килеш, хакимият түрәләре, депутатлар, төрле оешма җитәкчеләре каршысына килә. Бер мәртәбә борсалар, икенче мәртәбә ишекләрен шакый. Сузылган кулга сукмыйлар, аннан Марс кызының чынлап та халык дип, авыл дип тырышуына ышаналар. Ни дисәң дә, хатын-кызның күңеле кылдан да нечкә. Берсендә Яңа Кәшергә су кертергә озак кына акча табалмыйча интеккәч, ул түзми, хакимият башлыгы кабинетында елап җибәрә. “Шушында гына ела, чыгып елама”,- ди хаким.

- Шуннан соң ялгыш та яшемне күрсәтмәдем, әүвәлгесе-актыккысы шул булды, - дип көлә Лилия. Күздәге яшьләр, бәлки еш кына бәгырьгә тамгандыр. Ә берсендә түрә абзый аны пыр туздыра: ”Йөзгә бәреп туры әйтәсең, Гыйниятуллина! Телеңне кисәр идем, валлаһи! Аннан, нинди гадәт ул синдә, төшке ашка китәргә биш минут кала, ә ишектә - син!”.

Риясыз Марс кызы хәйләсен яшерми:

- Шулай итсәм, безнең җирлек мәсьәләләрен бик тиз хәл итәсез бит сез, Фәлән Фәләнович, - ди.

Кайчакта ул, үз-үзен аямыйча, утка ташлана. Өстәгеләр Яңа Кәшер мәктәбен ябабыз, ул иске, тиздән җимерелә дип карар кылалар. Әмма Марс кызы моның белән килешми, яңа бина төзеттерү өчен әлеге эшне башкарып чыгарлык депутат эзләргә тотына. Таба! Киләсе елның апрель аенда уку йортының нигезен салачаклар икән. Лилия булсын да, гади генә мәктәп төзетсен! Бассейн белән авыл сыярлык спорт комплексы да карала проектта. Әлмәт районының авыл яшьләре арасында уздырылган спартакиада да ел саен алдынгы урыннар биләгән Кәшер җирлеге егет-кызлары аңа лаек, бик лаек.

Авыл җаны димәктән, биләмәсендә ауган-җимерелгәнне торгызган, утын-суын көйләгән, юлларын төзекләндергән һәм иң мөһиме - халык белән уртак тел тапкан Лилия, инде тынычлап утырсам да ярый дими, клуб хезмәткәрләре, укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр белән берлектә авыллардагы мәдәният учагын дөрләтә. Бүген кәшерлеләр безне артистлар читләтеп үтә дип борчылмый, монда ярты авыл артист, ярты авыл җырчы-биюче. Әнә, үзләренең Халык театры Т. Миңнуллин, Р. Хәмид, Р. Сабыр,    Ф. Галиевларның пьесаларын сәхнәләштереп, тирә-як районнарга “гастрольләр”гә йөрсә, балалар бию ансамбле республика күләмендәге мәдәни чараларда катнаша. Кем-кем, ә менә кәшерлеләр генә ике вокаль ансамбле белән мактана ала. Тагын “акча” димәсеннәр, боларның һәрберсен авыл кешеләре бушка - җан азыгы итеп үз теләкләре белән эшли. Тик оештыр гына, ялкаулыгыңны акчага аударма, тик кушмасыннар, сорамасыннар дип, хуҗа исемен күтәреп кабинетыңда гына посып ятма.

Быел Республика “Нечкәбил” матурлык һәм гаилә конкурсында Лилия Гыйниятуллина “Энҗе бөртеге” номинациясендә өченче урынны яулады. “Син безнең милләтпәрвәр кызыбыз да икән!” - дип сокландым мин аңа. Ул “Пирамида” сәхнәсендә татар авылындагы урам бәйрәмен һәм кыз ярәшү күренешләрен күрсәтте.

- Без урам бәйрәмнәрен ел саен уздырабыз, - ди ул, моның яңалык түгел икәнлеген искәртеп. - Халык сөенә-сөенә әзерләнә. Шул урам концерт куя, чәй табыннары көйли. Шунда бер өлкән кешене, бер яшь сабыйны һәм яңа өйләнешкән парларны бүләклибез, төрле номинацияләр игълан итәбез. Мәсәлән, “Иң тәмле пешекче”, “Иң матур чәчәкләр үстерүче” һ.б. Өлкәннәр декадасында безне Җәлил бистәсендәне картлар йортында зарыгып көтәләр. Авылдашларым алар өчен таба ашлары - бәлешләр, пироглар пешерә. Без шулай күчтәнәчләребез белән ялгыз әби-бабайларны чәйләр эчертеп, җырлап-биеп, күңелләрен күреп кайтабыз. Елый-елый рәхмәт укыйлар, балалар кебек сөенәләр инде. Елына ике мәртәбә мәктәпләр, балалар бакчалары авыл ярминкәсе үткәрәбез. Кем нәрсәгә оста - чигәме, бәйлиме, гөл үстерәме - шуларны сата. Ә акчасын хәйрия фондына күчерәбез. Соңгысын лейкемия белән авыручыларга тәгаенләдек. Үземнең җирлектә дә ярдәмгә мохтаҗ сигез бала яши. Инвалидлар айлыгында аларны аеруча күз уңында тотарга кирәк. Сабыйларны клубта уеннар уйнатабыз, шәһәргә “Макдональдс”ка алып төшәм. Кибетчеләребез исә аларның кулына тәм-том салынган пакетлар тоттыра.

Сыздырып баянда уйнаган, Яңа Кәшерен яратып җырлар язган бу ханым авыл соңгы сулышын суламасын өчен ниләр генә уйлап тапмый! Яз кояшының беренче нурлары җир өстен җылыта башлагач та, уптым каз бәбкәләре кайтарып, шәхси хуҗалыкларга тарата. Үзенең дә ишегалды тулы каз. Җиләк-җимеш утыртыгыз ди ул халыкка, һәм үрнәк күрсәтеп икешәр теплица бастыра. Мал-туардан өзелмәгез ди ул, һәм ник үзең терлек белән чиләнмисең дип төрттермәсеннәр өчен сыер-тана асрый, таң белән уянып, чиләген күбекләндереп сөт сава. Авыл халкы хөкүмәт биргән ташламалы кредитларга сагаеп карагач, тагын үрнәк күрсәтеп, аның файдалы икәнен раслап ире Фәһим белән 300 меңгә сарай төзеттерәләр.      Төнлә шылтыратсалар, биләмәсендә андый-мондый күңелсез хәл килеп чыкса, ярар иртәгә карарбыз дими Лилия, тизрәк торып чаба. Шөкер, дүрт тәгәрмәчле дусты - “Татарстанда иң төзек авыл җирлекләре” бәйгесендә откан “Фиат” машинасы капка төбендә генә куна.

Бәхетле авылларның - бәхетле хуҗасы... Бу - пафослы сүзләр түгел. “Халкымны яратам”, - ди Лилия. Аны да яраталар. Хәер, берән-сәрән генә яратмаучылар да булыр инде. Җитәкче кеше бөтенесенә дә да ярап бетми инде ул. Марс кызыннан шүрлиләр дә. Кайсы гаиләдә ир-ат тавышлана - аңарда шелтәле караш белән генә аның җеннәрен куарлык кодрәтле көч бар.

Татар авылларының үткәне, бүгенгесе турында сөйләшкәндә Яңа Кәшер авылы җирлеге башлыгы борчулары белән дә уртаклашты:

- Соңгы елларда шундый тенденция күзәтелә: шәһәрдә бала тудырган тәртипсез һәм җүнсез хатыннар ана капиталына бәясе җүн дип авыллардан буш йортларны сатып ала. Алар авылларның әхлакый нигезен какшата: эчә, тарта, сугыша, сүгенә. Кисәтү яса-ясама, колакларына да элмиләр. Минекеләр ичмасам, әз генә кыек бассалар да, оялып качалар.

Лилиянең борчылуы урынлы. Шундый килмешәк сәрхүшбикәләр дә авылларның юкка чыгуында зур өлеш кертәчәк, бу хакта безгә бүген үк чаң сугарга кирэк!

- Синең өчен иң авыры - халык белән эшләүме? - дигәч ханым:

- Юк, мин һәр эштә аларга таянам, авылдашларыма рәхмәтем чиксез зур, - ди. - Беләсеңме, иң авыры - су торбаларының диаметрын билгеләү. Әйтик, кайдадыр ул тишелә, сәбәбен эзләтеп җирне тиз генә актартып ташлатам бит инде. Телефоннан шылтыратам, сиңа ничәле торба кирәк соң диләр. Тиз генә күз белән чамалап булмый бит, аптыраплар китәм инде шул чакта!

- Иртә-кич, халык өчен дип йөгерә-йөгерә, туеп-арып шәһәргә күченмәссең микән? - дип әңгәмәдәшемнең кылларын тарткан идем, Лилиянең йөзендәне елмаюы бөтенләй сүрелде:

- Аллам сакласын! Кәшеремне таш калаларга алмаштырам димени! Монда тудым, монда үстем, мондадыр әҗәлләрем. Безнең Фәһим белән балаларыбызның туган нигезен тузгытырга хакыбыз юк.

Гыйниятуллиннарның оныгы туган. Исемен Рамзан дип Лилия үзе куштырган. Чырык-чырык көлеп Кәшер урамнарыннан тәпи атлап киткән нарасый авылның гомерен тагын да озынайтыр, иншаллаһ.

Нәбирә Гыйматдинова.

авыл язмышы, Әлмәт районы, Язучы Нәбирә Гыйматдинова

Previous post Next post
Up