Илсөя ГОРШУНОВА, Әлки районы Кошки гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
3 нче укучы.
Кешенең дусты китап,
Төшермә син аңа тап.
Ямансулап утырганда,
Ал да укы син китап.
Рәхмәт сиңа! Китап!
Ертып минем күздән
Барлык уйдырмалар пәрдәсен,
Син күрсәттең. Бөтен биеклектә
Гадилеген һәрбер нәрсәнең.
Китапханәче. Сез китапларга кагылышлы нинди кагыйдәләр беләсез?
1. Китапны чиста кул белән генә тот!
2. Китапны бөкләмә, битләре төшмәсен.
3. Китап эченә карандаш һәм башка шундый әйберләр тыкма, аның
тышы кубарга мөмкин.
4. Китапның битләрен бөкләмә, бары тик кыстыргычтан гына
файдалан.
5. Ашаганда китап укыма!
6. Китап сиңа озак хезмәт итсен өчен аны тышлап куй.
1 нче алып баручы. “Китабы бар халык үлмәс”. Чөнки ул аның хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Бу хакта татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай болай дигән:
“Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым”.
2 нче алып баручы. Сез китап турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
* Китап - бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.
* Китап - тормыш көзгесе.
* Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң - белгәнең дә онытылыр.
* Китап - якын сердәш, ялкаулык - яман килендәш.
* Китапның белмәгәне юк.
* Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә.
* Күп йөргән күп белмәс, күп укыган күп белер.
“Туган ягым Татарстан” җыры (М. Яриева көе, Р. Миңнуллин сүзләре) башкарыла.
Китапханәче. Татарстан Республикасында бик күп төрле газета-журналлар чыга. Хәзер мин сезне шулар белән таныштырам.
(Китапханәче Татарстанда чыга торган газета-журналлар белән таныштыра.)
Газеталар: “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Молодежь Татарстана”, “Юлдаш”, “Сабантуй”, “Ирек мәйданы” , “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” һ.б.
Журналлар: “Сөембикә”, “Афәрин”, “Идел”, “Татарстан”, “Мәйдан”, “Гаилә учагы”, “Салават күпере”, “Казан утлары”, “Сәхнә”, “Ялкын”, “Казан” һ.б.
1 нче алып баручы. “Әсәрләрне таны” уены.
“Ак чәчәкләр ява.
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела,
Күге зәңгәр, йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела....”
(Һади Такташ, “Ак чәчәкләр”).
”Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.”
(Ф. Кәрим , “Үлем уены”)
“Тау башында салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...”
(Г. Тукай., “Туган авыл”)
“Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел....”
(Ш. Маннур, “Татарча да яхшы бел”)
“Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!”
(М. Җәлил, “Җырларым”)
“Туган телем” җыры (И. Гыйләҗетдин көе, Р. Вәлиева сүзләре) башкарыла.
2 нче алып баручы.
Өйрән миннән тел, дисең,
Миндә барлык сер, дисең,
Белмәгәнең бел, дисең,
Яктырсың, дисең, аңың,
Минем сөйгән китабым!
Искерсәң дә, уңсаң да,
Я таушалган булсаң да,
Аунатмыйм мин тузанда -
Син кадерле, син якын,
Минем сөйгән китабым!
3 нче укучы.
Тик тормаучан сабый да,
Сабыр, уйчан абый да
Битләреңә карый да
Дәртләнә төшә тагын,
Минем сөйгән китабым!
Син - кояшым, таңым да,
Син - ләззәтле ялым да,
Син - киңәшчем янымда,
Син - булышчым, илһамым,-
Минем сөйгән китабым!
(М. Хөсәен)
1 нче алып баручы. Бүгенге класстан тыш чарабыз ахырына якынлашты. Шулай да татар телендә сөйләшүне һич тә туктатасы килми. Татар теле безгә күпме көч, моң, илһам бирә бит. Без татар телендә сөйләштек, татар теленең матурлыгын тагын бер күрдек, тойдык. Татар теленә, халкыбызга булган мәхәббәт хисләре мәңге яшәсен, мәңге чәчәк атсын!
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә - безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
(Ш. Маннур)