Оригинал взят у
tatarmin в
Яңа лозунглар!Яңа лозунглар!
Кримелдәге канлы режим,декабрь уртасында,татарларны туңдырып бетерер өчен Идел буена коточкыч салкыннар җибәрде. Тик без бирешмибез,иптәшләр. Ахырзаман алдыннан-яңа лозунглар вә чакырулар тыңлагыз!.Татарлар-чыдам халык.Азатлык,иптәшләр, партиянең…тфю,кемнәрнеңдер гангриссы карарларын тормышка ашыруга бөтен көчегезне куегыз! Һәр иргә-ике хатын! Һәр хатынга-ике ир! Демографияне үстерик иптәшләр! Ахырзаманны,яңа уңышлар белән каршылыйк,иптәшләр! Кибеттә сатылучы «русская водка» дигән эчемлек,татарларның милли хисләрен кыерсыта.Без алардан аз эчмибез,иптәшләр! «Русская водка» атамасы-шовинизм чагылышы.!!! Ибен Фадлан васиятләренә тугры булып калыйк! Луис Корваланда татар каны аккан!Тимати-Мәскәүдәге безнең агент,иптәшләр.Бу безнең җирләр! Татарларның тирән тамырлары Әлмәт тирәсендә яшәгән мамонтлардан ук килә-Зәкиевтан сорагыз.Алга!Татарларда сикыс булаган,иптәшләр! Без килмешәк түгел,Урыс-хохоллашкан татар ул! Оҗмахка чиратта татарлар беренче тора,иптәшләр! Ни забывайти ысвуй раднуй язык!Мы ывсю ишшу мужем!Алга!!! Бер кошның ике канаты иптәшләр! Без иптәшләр,бөек халык!Праснис,татарин!һ.б,һ.б,һ.б…
Тишек.Ру