Алан авылының Мифтәхетдин Зайнетдин углы кибеттә алдану турында гәзиткә язган. 1906 ел

Mar 27, 2020 17:16



Гәзитле мөхәрир әфәнде! Ошбу мәктүбемне гәзитәңездә дәрҗ итмәкеңезе Исламият намына рәҗәи идәмен. Ошбу сәнә май башында шәһәр Казанда сәүдә итүче хаҗи әфәнде Гәләметдин Ибраһимофдан нәрсәләр алдырган идем, җөмләдәнберсе такта чай эшчуты буенча 34 такта, әммә күлүккә салыб йибәргән 24 такта. Ничә мәртәбә үзенә әйттем, кибеттән сүгеп чыгарадыр. Муллага барыйк, шаригать белә безгә хөкем кылсын дигәч, мин сине хәзер палитсиягә бирәмен диядер. Миндән башка кешеләргә дә бу вакыйга булган һәм дә хаҗи әфәндедән акча алынганда күб вакытта егерме тиенлек кемеш арасында бакыр бер тиенлек була диеб тә, кешеләр сөйли торган иде. Әгәр дә муллага барыб шаригать буенча хөкем итүгә разый булмаса бу эшләрне касыйда килә икән диеб итәргә мәҗбүр буламыз. Алучылар аңлы булсынлар. Лаеш өязе Алан авылының Мифтәхетдин Зайнетдин углы.

“Азад халык” №4, 1906 ел

Кызганыч Мифтәхетдин фамилиясен күрсәтмәгән.

1900-1909

Previous post Next post
Up