Саба районына кергән вакыт тарихыннан

Mar 13, 2012 15:01

Хәзер Теләче райондагы авыллар Саба районына кергән вакыт тарихыннан:

Шул ук 1931 елда яңа районның “Родина” колхозына кергән Балыклы авылы, ягъни ул вакыттагы “Байкал” колхозы рәисе Корбан Әхмәтҗанов, игенчелектәге уңышлары өчен, районда беренче булып Ленин орденына лаек була. 1933 елда язгы чәчү төгәлләнгәч, район күләмендә зур ярминкә һәм алдынгылар слеты үткәрелә.  Слетта 483 кеше катнаша. “Байкал” колхозына (рәисе Корбан Әхмәтҗанов) районның күчмә Кызыл байрагы тапшырыла, колхозчыларны бүләкләү өчен 1000 сумлык товар бирелә.

1934 елның декабрендә советларның III район съездында Бөтен Татарстан съездына делегатлар булып партия райкомы секретаре Салих Моратов, райбашкарма рәисе Илъяс Хәеров, политбүлек начальнигы Әхәт Әхмәтов, Алан авыл Советы рәисе Рабига Закирова, “Байкал” колхозы рәисе Корбан Әхмәтҗанов, совхоз бригадиры Дәүләт Якубов, Югары Утардан Пелагея Комарова, “Үзәк” колхозыннан, МТС тракторчысы Җәлил Галимҗанов катнашалар.

1935 елда “Байкал” колхозы сарык караучысы Газбикамал Шакирова Бөтенсоюз колхозчы-ударникларның II съезды делегаты була.

http://sababiblioteka.my1.ru/Websaite/saba80let/index.htm

Закировлар, Якуповлар, Әхмәтҗановлар, Шакировлар

Previous post Next post
Up