Интернет - гаилә бозучымы????

Jan 12, 2013 16:05

“Сәлам, Ришат! Күрешмәгәнгә дә күпме? Хәлләрең ничек соң?..” “Одноклассники” сайтында Миләүшәнең дуслык тәкъдим итүен күргән иде Ришат. Баштарак әлеге тәкъдимне игътибардан читтә калдырып килде дә соңыннан “ризалашты”. Хәзер исә менә Миләүшә хат язган үзенә. Нишләргә соң? Җавап бирмәсәң - уңайсыз. Җавап бирсәң, әңгәмә ялганып китәчәк. “Бар да яхшы. Үзең нихәл?” - дип җавап язды Ришат. Үзе тиз генә Интернеттан чыгу җаен карады.
Миләүшә белән бәйле вакыйгалардан соң күп вакыт узды шул инде, күп сулар акты. Ришатның гаилә корып, балаларын сөеп яши башлавына да быел 12 ел тула. Шул 12 ел эчендә алар Миләүшә белән бер тапкыр да, хәтта ялгышып та күрешмәде. Хәер, ир үзе дә аның белән очрашуларны эзләмәде. Интернетка да армиядә бергә хезмәт иткән дуслары турында бер-бер кирәкле мәгълүмат тапмаммы дип кенә кергән иде. Хатыны Нәзилә аңа ничек итеп үзенең шәхси битен “ачарга”, шунда сыйныфташларны, дусларны ничек эзләп табарга кирәклеген аңлатты. Ә Миләүшә, күрәсең, эзләгән, шәхси битне ачуга берничә көн генә узды бит, югыйсә, хәзер менә “дуслашырга” да өлгерделәр.
Миләүшә Интернет аша сорауларын яудырып кына торды, Ришат исә аларга теләр-теләмәс кенә коры җавап бирде. Артык җәелеп китсә, онытмаган икән, һаман да ярата икән дип уйлар дип курыкты. Әйе, 18 яшьлек чагында яратты ул Миләүшәне, аннан башка кызларга күз дә атмады. Армиягә киткәнче алар инде бергә яши дә башлаган иде. Болай гына, рәсмиләшмичә генә. Тик Миләүшә Ришатның икееллык хезмәтен артык озынга санады бугай, егет кайтырга дүрт ай калгач, башка берәүгә кияүгә чыкты.
Ришат бу хыянәтне мәңге дә гафу итмәс төсле иде. Баштарак Миләүшәнең яңа киявен барып тукмап кайтырга да уйлады. Тик соңыннан бу уеннан кире кайтты. Хәзер исә, шулкадәр гомер үткәч, Миләүшә аннан нидер тели бугай.
Аның шәхси битенә куелган фотоларын карап чыкты Ришат. Миләүшәнең дә ике баласы бар икән. Ә нигә соң ул: “Ник армиядән кайткач мине эзләмәдең? Мин кияүгә чыгарга мәҗбүр булдым, туганнарың өйдән куып чыгарды”, - дип яза. Хәзер бу мәсьәләгә әйләнеп кайтудан ни мәгънә? Ришат гомерендә дә ире булган хатын-кызлар ягына күз ташламады. Шуңа күрә Миләүшә артыннан йөрүне дә кирәк дип тапмады.
Соңгы хатын бигрәк тә ачыктан-ачык язган: “Мин һаман да сине яратам, беркайчан да онытмадым. Әйдә, бер уңайлы вакыт табып, очрашыйк. Үткәннәр хакында сөйләшик. Кирәк дип тапсаң, минем телефон номерым: 89172...”
Ришат уйга калды. Һәр икесенең дә гаиләләре бар. Бу күрешү нигә кирәк? Әгәр үткәннәрне искә төшерү өчен чакырса, ул очракта да кирәк түгел. Ришат хатынын да, балаларын да бик ярата. Ир бер мизгел эчендә төннәр буе компьютер артында утырган хатынын күз алдына китерде. Әгәр аңа да шундый тәкъдимнәр ясалса, элек йөргән егетләре очрашуга чакырса? Хәтта шикләнеп тә куйды. Әле берсе, әле икенчесе белән кафеда утырган хатынын кыйнап ташлар дәрәҗәгә җитте.
- Кайтсын гына әле! - дип тешен кысты Ришат. - Кайтсын гына!..
Чү, тукта әле. Хатыны Нәзилә ярата бит аны. Ул бу адымга гомерендә дә бармаячак. Монысына ышана Ришат. Бер мизгел эчендә күңелендә кайнаган ачу хисләре йөз кырык төрлегә әйләнде. Ир үз-үзенә аптырады. Аннан соң карашы янә өстәлдәге компьютер экранына төште. Ул тиз генә аны сүндерә торган төймәгә басты да электр чыбыгын тартып алды. Үзе исә бер генә җөмләне кабатлады: “Тормыш бозгыч!..”

алдым

Previous post Next post
Up