Уйлан, кеше, акылыңа кил!!!! (алдым моннан....http://www.maratkabirov.com/the-newsblog/131-sinkayda.

Nov 19, 2012 13:26

Син кайда идең?

(кинороман?)

- Сәлам! Зинһар өчен трубкаңны ташлама!
- Нәрсә кирәк. Минем вакыт юк!
- Мин бүген врачта булдым...
- Шуннан нәрсә?!.
- Авырлы мин. Дүрт ай...
- Ә мин нәрсә эшли алам? Чистарт!
- Соң инде, диделәр. Нишләргә дә белмим.
- Оныт минем телефонны!
- Ничек онытыйм?!. Алло, ал...
- Абонент выключен, или находится...

Өч ай вакыт узды.

“Сәлам, бәләкәч!”
“Сәлам, ә син кем? “
“Мин синең Фәрештәң. Хәлләрең ничек соң? “
“Минеке әйбәт. Әни генә һәр көн саен елый. “
“Борчылма, бәләкәч. Өлкәннәргә һәрчак нидер җитми. Син күбрәк йокла, хәл җый. “
“Ә син күрдеңме аны, минем әнине? Ниндирәк ул? “
“Соң, күрмичә! Әниең чибәр синең, һәм шундый яшь... “

Тагын өч ай узды.

- Нишлисең син, сантый! Инде икенче рюмкаңны түктең... Әйтерсең лә кулыңны тотып тора... Болай булса, аракы да җитмәс!
“Фәрештә, ә син мондамы?”
“Соң, әлбәттә!“
“Әнигә бик авыр бугай бүген. Көне буе елый. Һәм үз-үзен тирги. “
“Син игътибар итмә. Дөнья хәлләренә өлгерерсең. Ә әлегә иртә. “
“Мин инде әзер бугай. Тик бераз куркыта. Әнием мине күргәч, тагы да ныграк күңелсезләнер кебек. “
“Син нәрсә! Ул сөенәчәк кенә. Сине күрүгә, бөтен борчулары җилгә очачак. “
“Фәрештә, анда ничек? Теге дөньяда? “
“Анда кыш. Тирә-якта аклык, сафлык кына. Тиздән барсын да үзең күрерсең.“
“Мин әзер, Фәрештә. “
“Яхшы, мин сине көтәм. “
“Миңа кыен, Фәрештә! Кыен һәм куркыныч...“
- Аһ, ничек авырта-а... Ярдәм итегез... Бер ялгызым нишли алам хәзер... Коткарыгыз, ярдәм... “

Болай да көн саен күз яшьләре түккән әнисенә кыенлык китермәскә теләгәнлектәнме, бала җиңел туды. Шуңа да чит-ятларның ярдәме кирәкмәде.

Тәүлек үтүгә, шәһәр читендәге урманлыктан ерак түгел бер йорт алдында.

- Син, бәләкәч, миңа рәнҗи күрмә. Дөньясы шул хәзер, бер мин генә түгел... Кайда бара алам инде синең белән?!. Әле мин яшь, барысы да алда. Ә син... Сиңа әле барыбер бит, тыныч кына йоклап китәрсең... Йокла. Яме, йокла...

“Фәрештә, әнием кайда китте ул? “
“Белмим. Тик борчылма, ул кире кайтыр. “
“Ник тавышың сәер синең, Фәрештә? Әллә елыйсың инде... Әнигә әйт әле, тизрәк килсен. Юкса, миңа салкын... Өшеттерә. “
“Юк, еламыйм... Хәзер әниеңне алып киләм. Тик син йоклый күрмә. Ела, яме. Нык кычкырып ела.“
“Юк, Фәрештә, мин еламыйм. Әнием йокла, диде. Мин йоклармын. “

Бу вакытта якындагы йортның бер фатирында ир белән хатын бәхәсләшә.

- Мин аңламыйм сине! Кайда җыендың? Караңгы бит инде. Больницадан кайткач, бөтенләй үзгәрдең син. Бетеренмә инде шул кадәрле. Бер син генә түгел, күпләр шулай. Бер ни эшләп булмый. Балалар йортыннан алырбыз.
- Үтенәм, җаным. Киен, әйдә, киттек.
- Кайда?
- Белмим. Тик кайдадыр барырга кирәк. Үз-үземә урын таба алмыйм. Мине кемдер көтә, чакыра кебек...
- Төнге урамдамы?!. Ярый...

Подъездан ике кеше чыкты. Алдан ашкынып хатын атлый иде. Чарасыз ир аңа ияргән.

- Кайда чабасың шулай, прогулкага чыктык ич.
- Әйдә, җаным. Әйдә, тизрәк атла. Мине кемдер җитәкләп алып барган сыман.
- Авырмыйсыңмы син? Бәлки, врач чакыртыргадыр?
- Тукта, тавышланма!.. Ишетәсеңме? Бала елый бугай...
- Сантыйланма.

“Бәләкәч, кычкырыбрак ела. Әниең караңгыда... адашкан ул... Юлын җуйган... “
“Фәрештә, ә син кайда идең? Мин чакырдым сине... Мин өшедем. Салкын шундый...“
“Әниеңне юллап йөрдем. Ә ул... Ул якында инде, бик якында...“

- Я, Хода! Бу бит чынлап та бала! Катып үлә язган... Тизрәк өйгә...

“Фәрештә, әниемнең тавышы ник үзгәргән? “
“Сине табу шатлыгыннан, бала...“

алдым

Previous post Next post
Up