Быелгы җәй үзенчәлекле булды әй. Җиләкләр дә вакытыннан айдан артыкка соңга калып өлгерә. Менә, ниһаять, бакчаларда карлыганнар һәм кура җиләкләре пешә башлады.
Бүген әни белән кара карлыганнарны җыеп, кайнатып, кышкылыкка алып куйдык та инде. Ак һәм кызылы әз, берәр куак кына, иртәгә җыеп, аларыннан берәр тәм-том пешерермен, мөгаен.
Җир җиләге чоры инде узса да түтәлләрдә берәм-сәрәм җиләге дә кызарган була, миңа өзеп алып сыйланырга җитә тора.
Кайбер җиләге бер уч булып куя!