Вакыт

Jan 16, 2017 00:02


Ял көннәре бигрәк тиз үтеп китә дә инде. Атналар, айлар, еллар буе шул җомга кичен көтәбез, ә шимбә-якшәмбесе күз ачып йомган арада узып китә.

Вакыт бик сәер нәрсә ул, иллә мәгәр. Бәләкәй чакта ул шулкадәр озак узган кебек иде. Ә хазер инде аңлап өлгереп булмый, бармаклар арасыннан аккан судан да тизрәк юкка чыга.

Гомер дигәннәре болай да тиз ага, ә без исә вакытны тагын да ашыктырабыз. Кечкенәдән "тизрәк үссәм иде" дип көтәбез, укучы булгач "тизрәк мәктәпне бетерсәм иде" диеп, аннан "тизрәк диплом алып, эшли башласам, үз-үземә хуҗа булып яши башласам иде" диеп. Ә инде эш кешесенең күпчелек вакыты ял көннәрен көтеп уза.

туган тел, татарча язам, вакыт үтә

Previous post Next post
Up