ХХ гасырның 80 нче еллар азагында илебездә Ислам яңарышы башланды. Без аның шаһитлары. Татарстаныбызда югары
дини кадрлар хәзерләүне башлап җибәргән мәдрәсәбез тарихы мәшһүр дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматов исеме белән тыгыз бәйле. Бу хактагы истәлекләрендә хәзрәт үзе болай ди: «Мәдрәсә үзенең эшен 1990-1991 нче уку елында башлап җибәрде. Ул болай башланды. Мөфти Тәлгать Таҗетдин хәзрәттән Чистайда мәдрәсә ачырга хәер-фатиха сорагач, ул безгә Чистайда һәм Яр Чаллыда мәдрәсә ачырга рөхсәт бирде. Бу эшкә Чистай мәчете мөтәвәллияте һичбер сүзсез риза булды, мәдрәсә салырга керештек. Шулай итеп, февральнең урталарына бер катлы, ике подъезлы, бөтен коммуникациясе булган бина өлгерде.
1991 елда Уфада киңәйтелгән Пленум булды. Шунда ДУМЕСның президиум әгъзасы, Татарстанның баш мөхтәсибе итеп билгеләндем. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Баш мөхтәсиб Казанда, Мәрҗани мәчетендә булсын дип боерды. Чистайдагы мәдрәсә шәкертләре дә Казанга күчтеләр».
Әлеге хатирәләреннән чыгып, без хәзрәтне мөселман мәгарифенә Ислам яңарышы шартларында юл яручы, уку-укытуны рухи-гыйльми нигезгә салучы дип әйтә алабыз.
90 нчы еллар - татарлар тарихында дини-милли уяну чоры. Милли хәрәкәтнең мәйданнарга чыккан, халыкны уяткан дәвере. Габделхак хәзрәт, ничә карасаң, халык арасында булды. Чалма-чапанын киеп, Ирек мәйданында газиз халкын вәгазьләде. Беренче тапкыр шунда игътибар иткән идем бу шәхескә.
Хәзрәт белән тәүге танышуым болайрак булды. Ул Татарстан мөхтәсибе буларак эшләрен Мәрҗани мәчетендә алып бара, имамлык та итә иде. Безнең милли хәрәкәткә кушылып китеп, бик тә дини гыйлем аласыбыз килгән, эзләнгән вакытыбыз. Дустым Зөлфәт Мингалиев белән Уфа мәдрәсәсенә керергә документлар туплагач, безгә Габделхак хәзрәт Саматовка барырга куштылар. Хәзрәт ниятебезне бик игътибар белән тыңлады, сораштырды да, документларыбызны алып калды. Ике атна үтүгә безгә шатлыклы хәбәр килде. Һәм без Уфага имтихан тапшырырга китеп бардык.
Ә 1991 елны исә Казаныбызның үзенә Чистайдан мәдрәсә күчеп килде. Ул «Кабан арты» мәчете каршында эшли башлады. Безне дә бәхет басты: укуны туган ягыбызда шушы мәдрәсәдә дәвам иттек.
Олы юлга хәер-фатихасын биргән остазыбыз белән кабат очраштык. Габделхак хәзрәт мәдрәсәдә бердәнбер укытучы да, тәрбияче дә, бөтен оештыру эшләре дә, җаваплылык та аның өстендә иде. Бераздан укытучылар туплый башлады. Укытырга элеккеге укучыларын чакырды. Мәрҗани мәчетендә дә озак еллар рәислек иткән, остазлык эшендә дә тәҗрибә туплаган Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев килеп кушылды. Җәгъфәр Мөбәрак тә мөгаллимлек эшен ышандырып алды. Яңа урында ныгу, традицияләрне булдыру - барысы да безнең күз алдында, уртак тырышлык белән ирешелде. Шунлыктан, мәдрәсәнең Казан чоры тарихын бергәләп языштык.
Бу урында тарихка күз салыйк. Мәдрәсәбезгә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исеме кайдан, ничек килеп чыккан дигән сорауга җавап эзлик. Тарихи чыганакларга караганда, ул 1920 еллар уртасында Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итүенә 1000 ел тулу хөрмәтенә Кабан күленең көнчыгыш ягында салынган. Бу совет чорында корылган беренче мәдрәсә. Халыкта ул Кабан арты мәчет-мәдрәсә комплексы буларак билгеле. Әмма инкыйлаб шаукымы аны да аямый, иркенләп эшли башларга да өлгерми, мәчет тә, мәдрәсә дә ябыла.
Чал тарих аша бүгенгегә кайтсак, Чистайда ачылган мәдрәсәнең Казанга, нәкъ менә Кабан арты мәчетенә күчеп килүендә ниндидер символик мәгънә, хикмәт бар. Дини яңарышның тәүге карлыгачы - мәдрәсә Казанда эшли башлаган. Нигә әле хәтерне барлап, заманында нинди олы ният белән ачылган мәдрәсәнең исемен кире кайтармаска?! Галимнәр, дин әһелләре, зыялы милләтпәрвәрләребез шундый уртак фикергә килделәр. Яңа исем эзләп торасы да булмады. Тарихи ядкарь торгызылды! Шулай итеп мәдрәсәбез Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге дини уку йорты булып, исемен акларлык итеп яңа шартларда эш юнәлешләрен билгеләде.
1998 елда мәдрәсә рәсми төстә Ал мәчеткә күчте. Укуымны тәмамлагач та, шушы гыйлем учагында эшләп калдым, 1996 елны ректорлык вазыйфасына сайландым. Габделхак хәзрәт эше күп булу сәбәпле укыту эшләрен инде үзенең шәкертләренә ышанып тапшырган иде.
Яңа урынга күчү шатлыгыннан эшкә яңа сулыш өрәсе, укытуны тагын да сыйфатлырак итәсе килү ниятеннән, мәдрәсәбезнең юл башында торган тәүге остаз Габделхак хәзрәттән дәресләр алып баруын үтендем. Һәм ул 1998-2003 елларда биредә тырышып, зур җаваплылык белән мөгаллимлек итте. Мәрҗанидә эше күп булса да, безгә килергә вакыт тапты. Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайткан улы Хәлил хәзрәт белән аталы-уллы укыттылар.
1998 елны берләшү корылтае булды. Габделхак хәзрәт Саматовны Баш казый итеп сайланды. Гомер юлында хәзрәт белән юлларыбыз гел кисешеп торды. Бергәләп бик күп мәчетләр ачуда катнаштык, сәфәрләргә чыктык. Шул чакта ул миңа тагын да матур сыйфатлары белән ачылды. Коеп куйган дипломат иде ул. Ыгы-зыгылы, фетнәле җирләрдә аның ике якны да татуландыру, ризалаштыру осталыгына әле дә сокланабыз, үрнәк итеп алабыз.
Аксакалыбыз бик хикмәтле сәфәрдәш тә иде. Тыңлап туеп булмый иде аны. Уйланып, бер урынга карашын төбәп тора-тора да, салмак кына гыйбрәтле тарихыбызга кереп китә. Аяклы тарихтан күпме мәгълүмат ала, берочтан белем йөгебезне баета идек. Күпләр көнләшерлек шәп зиһенле, зирәк карт иде. Хәер, карт дип әйтерлек тә түгел, авыру тигәнче гел җиңел-җитез хәрәкәтле булды.
Хәзрәт һәрчак кешене азагынача тыңлап бетерер, шуннан соң да җавап бирергә, фикерен дәлилләргә ашыкмас. Башта уйлый, фикерли. Әмма соравың җавапсыз да калмый: күңелгә яткырып, матур да, гади һәм аңлаешлы итеп йөрәккә ача да сала инде менә! Аллаһтан килгән сәләте - сөйләү куәсе бар, ераклардан килгән тирән гыйлемле иде шул ул. Шуңарга да барган бер җирендә халыкка рухи азыкны мулдан биреп калдыра алды. Тикмәгә генә очрашуларга, мәчет ачуларга «Саматов хәзрәт килсен» дип атап чакырмыйлар, махсус эзләп килмиләр иде аны!
Корылтайларда дога кылуны арабызда иң өлкәне, иң хөрмәтлесе буларак Габделхак хәзрәткә тапшыра идек.
Барлап санап карасаң, хәзрәт гомере буе хәлфәлек иткән. Гомеренең 40 елдан артыгын мәгърифәткә багышлаган. Әйтәсем килгәне - белемгә сусап килүчеләрне сугарган ул. Кемнәрне генә Ислам дөньясына алып кермәгән дә, олуг нигъмәтебезгә - дингә тоташтырмаган?! Остазның ил буйлап сибелгән укучылары, шәкертләре моңа ачык дәлил. Нинди генә кырыс елларда да Аллаһы Тәгалә гыйлемен тирә-ягындагыларга танытуда Саматов остаз бернинди кысулардан курыкмаган, тәвәккәл һәм кыю булган.
Ис китеп, сокланып та, өлге итеп тә алырлык сыйфатлары арасында хәзрәтнең һәркемгә хәерхаһлы, яхшы мөнәсәбәттә булуын искәрми ярамый. Эшне һәрчак дуслык, тынычлык белән, үзара аңлашып алып бару ягында булды ул. Тирә-ягындагыларга гел яхшы теләктә, догада торды. Мәҗлес сөенеп, бөтен сорауларына җавап ишетеп кала иде ул катнашкан җирдә. Вәгазь сөйләүнең урынын, вакытын, җаен эләктереп алу көчле иде анда. Әмма чыгышлары, нәсихәтләре һич тә зарыктырмый, арытмый торган җыйнак, фикергә тыгыз булуы белән күңелгә сеңә иде. Нинди генә шартларда да сабырлыгын, чама хисен югалтмыйча, гомере буе саклый алган шәхес ул.
Без яшьләр еш кына хәзрәтнең үз-үзен тотышына, киенү рәвешенә игътибар итә һәм шәкертләребезгә дә бу хакта еш искәртә идек. Габделхак хәзрәт борынгы хәзрәтләребезнең киенү рәвешен безнең көннәргә кадәр алып килеп җиткергән дин әһеле. Кара бәрхеттән биек итеп тегелгән (бернинди бизәк, чигеш ясалмаган) хакыйкый Казан түбәтәе һәм казаки. Ул ир-атларыбызның милли киеме булган. Шәкертләр дә, остазлар да шулай киенгән. Мәдрәсәбез ачылган көннән без дә шулай киенүне гадәткә кертергә, мәдрәсәнең рәсми формасы итергә бөтен көчебезне куябыз, моңа игътибар итәбез. Бердәм форма кешене җыйнакландыра, җаваплылык өсти һәм әлбәттә инде милли кием буларак рухыбызга якын. XXI гасыр шәкертләрен дә шундый милли килеш-килбәтле, телебезгә, халкыбыз гореф-гадәтләренә тугрылыклы итеп тәрбиялисе килә.
Хатирә-истәлекләремне дәвам итеп, бу урында тагын бер үзенчәлеккә тукталасым килә. Габделхак хәзрәтнең шәкертләре бихисап дидек. Һәм алар да үз-үзләрен тотышлары белән остазларын кабатлыйлар. Сабырлар, тыйнаклар. Эчке әдәпләре белән әллә кайдан күренеп торалар, чәчрәп чыкмыйча да игъбарны җәлеп итәләр.
Габделхак хәзрәтнең тагын бик зур сәләте - чалма чалу осталыгы. Моны ул шәкертләренә дә өйрәтеп калдырды. Мәдрәсәбездә хәзрәтнең үз кулы белән бәйләгән чалмасы саклана. Музей оештыргач, иншаллаһ, ул анда иң кадерле экспонат - мәдрәсәгә нигез салган остаз ядкаре буларак урын алачак. Ә бүгенге көндә бу уникаль һөнәрне хәзрәттән эстафета рәвешендә алып калган, вакытында дикъкать белән өйрәнгән Тимур хәзрәт Ибраһимов уңышлы башкара. 2010 елның февралендә узган Татарстан мөселманнарының IV корылтае делегатлары Тимур кардәш чорнаган чалмадан иделәр. Әле моннан 15 еллар элек кенә күрә идек: Мәрҗани мәчетендә намаз бара. Беренче ике сафта гел чалмалы бабайлар. Бу да шәхеснең җаваплылыгын күрсәтә. Ни кызганыч бу традиция дә югалып бара. Хәзер намазда имамнан башка чалмалы кешене күрмисең…
Тагын шунысын бәяләми, ассызыкламый мөмкин түгел. Саматовның балалары да дингә ихлас булды. Аларның да әтиләре тәрбиясен сеңдергәнлекләре әллә кайдан күренеп тора. Аралашканда үзләрен артык өстен куймыйча, күрешеп, хәл-әхвәл сорашуларында ук чын эш кешеләре булулары, алмагачның алмасы ерак китмәве сизелә.
Габделхак хәзрәт Саматовның иң зур нигъмәте хакында әйтми калдырсак, милләт өчен аның нинди дә кадерле, алдан күрүчән олпат зат булганлыгы күләгәдә калыр. Ничәмә-ничә буын аша үзгәртмәгән хәлдә бүгенгегә - безгә китереп җиткерде, укучыларына ипле төшендерә алды. Бер адым читкә чыкмыйча, тайпылмыйча дөрес итеп алып барды.
Үзгәрмәгән хәлдә дигән сүзгә аеруча басым ясамый булмый. Мәзһәб мәсьәләсенә карый бу. Дога кылу булсынмы, мәҗлес алып барумы, гореф-гадәтләрнең үзебезнең татарга хас булганнарын, дингә каршы килми торганнарын һәрберсен саклап, ихтирам күрсәтүдә, үзебезнең ана теленә өстенлек бирүдә чагыла болар. Дөрес, Габделхак хәзрәтнең мәсләктәшләре дә көчле, гыйлемне тирәннән чумырган шәхесләр иде. Габделхак хәзрәт Садыйков, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Вафа хәзрәт Гыйләҗиев, бераздан аларга килеп кушылган Габделхак абый Каюмов, Зәкәрия остаз Минвәлиев. Бөтенесе динебезне хәнәфи мәзһәбендә безгә җиткергән, бу юлда зур өлеш керткән кадерлеләребез. Без аларга фәкать рәхмәтле, догада торабыз.
Тел, милләт дине саклап калды дибез икән, хәзер динебезне алып барырга бөтен мөмкинлекләр ачылгач, шул телебездән баш тартыйкмы? Узган гасырның 80 нче елларында дин иреге килгәч, бер ише «реформаторлар» - артык күп белүчеләр килеп чыкты. Мәзһәб төшенчәсен алар бөтенләй санга сукмыйлар. Диндә милләт юк дип тотынуга, карагыз күпме проблема килеп чыгып тора. Киенү рәвешеннән башлап, намаз уку, дога кылу тәртипләре үзгәрә башлады. Килеп керде без моңарчы ишетмәгән-күрмәгән агымнар, төркемнәр.
Ничәмә-ничә гасыр шушы җирлектә динебез татар телендә, халыкның үзе сайлаган мәзһәбендә барган икән, нигә аннан читләшергә? Башка дин әһелләре, төрле милләт халыклары белән яшәгәндә тыныч итеп, дөрес итеп яшәр өчен бүген мәзһәбебездән аерылмау бик тә мөһим.
«Мәгълүм булганча, татарларда берничә гасыр дәверендә хәнәфи мәзһәбе нигезендә Ислам диненең зирәк моделе эшләгән. Анда диннәргә тигез караш та, шул ук вакыта үз динеңә тугрылык та күздә тотыла. Ислам диненең безнең җирлектәге меңьеллык тарихында ата-бабаларыбыз дини белем һәм хокук өлкәсендә беркайчан да икеләнеп тормаганнар. Хәнәфи мәзһәбен баштан ук кабул иткәннәр дә, гасырлар буе аңа тугры калганнар. Аның күп динле җәмгыять өчен дә, өммәт үсеше өчен дә иң яраклы, иң файдалы юнәлеш икәнен вакыт үзе исбатлаган икән, димәк, безнең башка юл сайларга хакыбыз юк.
Тик шуңа да карамастан, татар җәмәгатендә элекке традицияләрне кайтару процессы җәмгыятьне рухи яктан берләштерүче көчкә әйләнмәде әле. Киресенчә, традицияләргә мөнәсәбәт мәсьәләсендә фикерләр көннән-көн төрлеләнә, хәтта бер-берсенә капма-каршы килә… Мөселман яшьләре белән заман таләп иткәнчә, җаваплы эшләргә, аларны намаз укырга гына түгел, фикер йөртергә, хәзерге чынбарлыкны дөрес аңларга, бәяләргә өйрәтергә кирәк. Республикада мөселман өммәтенең бердәмлеген саклау һәм ныгыту бурычы элеккечә көн үзәгендә тора. Мөселман зыялылары катламын булдыру, дин белемен үстерү һәрберебезнең бурычы ул.
Гыйлемле булу - олуг бурычтыр, ди халкыбыз. Ә инде шул гыйлемне дөрес итеп тарату, килер буыннарга җиткереп калу - икеләтә, өчләтә олуграк. Мөгаллим-остаз Габделхак Саматовның мәдрәсәбез тарихы белән бәйле истәлек-хәтирәләремне йомгаклап, бүгенгебезгә күз салыйк. Хәзер безнең укыту программабызга «Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел!» дигән чара кертелде. 2007 елда аны тәүге тапкыр үткәрдек.
Мәдрәсәгә кул сузымындагы Яңа бистәдәге татар зиратына май аенда зиярат кылу, татар тарихында җуелмас эз калдырган дин әһелләренең каберләрен чистарту һәм аннан соң мәдрәсәгә кайтып мәҗлес уздыру, дога кылу оештырыла. Бу чарада Татарстаныбызның дин әһелләре, мәдрәсәбез остазлары катнаша. Мәчетебез хәзрәте Рәхимулла хәзрәт шушы зиратта җирләнгән Барудилар, Мәрҗани, Әхмәтзәки, Габделхәбир, Габделхак хәзрәтләр рухына багышлап Коръән хәтем кыла. Без аны шул мәҗлестә багышлыйбыз.
Тарих укытучысы Наил Таиров исә махсус рәвештә шәкертләрне зиратка алып бара. Остазлар, исемнәре динебез тарихы белән бәйле муллаларыбыз хакында үзенә бер ачык дәрес, онытылмас сабак бирә. Остазларның каберен белү - мирасыбызны саклауда, тарихыбызга хөрмәт белән карауда бик матур тәрбия алымы дип саныйбыз һәм шуны һәр шәкертебезнең күңеленә салырга тырышабыз.
Җиһаншин Ильяс хәзрәт, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире