Бүген Yзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында беренче тапкыр Татарстан Республикасы мәдрәсә укытучыларының республика киңәшмәсен уздырды
(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстанда мөселман белем бирү системасы мәчетләр каршындагы курслар белән башланып Россия Ислам университеты белән тәмамланырга - тулы, калыплашкан система барлыкка килергә тиеш. Бер фикердә булып, ата-бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүдә бердәм юл сайларга тиешбез. Бүген бу хакта Yзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында беренче тапкыр узган Татарстан Республикасы мәдрәсә укытучыларының республика киңәшмәсе вакытында хәбәр ителде.
Республика мөселман мәгариф системасын үзгәртеп коруга багышланган киңәшмәдә Үзәкләшкән дини оешма - ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, республика мәдрәсәләре укытучылары һ.б. катнашты. Узган елда мөфтият мәчетләр каршында эшләп килүче курсларның укытучыларның җыеп киңәшләшкән иде.
Хәзерге вакытта Татарстандагы профессиональ мөселман мәгарифе системасы тәртипкә салына, бердәм стандартлар кертелә. Республиканың барлык мәдрәсәләренең оештыручысы ТР МДН үзенең мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген финанслый башлады, бу исә системаны тамырдан үзгәртергә, яңа дәрәҗәгә күтәрергә - мәдрәсәләрне яхшы укытучылар белән тәэмин итәргә, заманча җиһазларга мөмкинлек бирәчәк, дип уйланыла.
И.Фәизов: “Без бергә булып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла торган, Аллаһы Тәгаләгә ихластан табына торган мөселманнарны тәрбияли алмадык”
Бүгенге көндә республиканың мөселман мәгариф системасы нидән гыйбарәт соң? ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизовның шактый гына тәнкыйди чыгышыннан аңлашылганча, егерме ел дәвамында мәдрәсәләр ничек теләсә - шулай укыткан, алай гына түгел, бер үк мәдрәсә эчендә дә төрле якка тарткалау күренешләре булган. Яңа сайланган мөфтиятнең нияте изге: мәдрәсәләр эшчәнлеген бер калыпка салу, дәүләт һәм җәмгыять таләп иткән дин әһелләрен әзерләп чыгару. Бүгенге киңәшмәдә исә бердәм фикерне тыңлап, алга таба бердәм булып барырга омтылу һәм Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү өчен бердәм юлны билгеләү бурычы куелган иде. Мәдрәсәләр бер юл белән барырга, бер үк методикалар, программалар һәм дәреслекләр белән укытырга тиешлеген ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин да раслап үтте.
Мөфти: “Бүгенге көнгә кадәр барган юл - тупикка илтә торган. Чөнки хәзерге вакытта мәчетләрдә, дин белән шөгыльләнмичә, бер-берсен пычратып, килгән яшьләрне, картларны дин юлына кертеп җибәрер урынына, аларны адаштырып, ниндидер бер сәясәт белән шөгыльләндерүче кадрлар тәрбиялибез. Һәрберсенең үзенеке. Шунысын да онытмаска кирәк: уку сыйфаты җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә, анысын да беләбез”, - дип аңлатып үтте.
И.Фәизов белдергәнчә, “без бергә булып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла торган, Аллаһы Тәгаләгә ихластан табына торган мөселманнарны тәрбияли алмадык. “Без 45 районның һәрберсен тотып-тотып карап чыктык. Кырык биш районда хәлләр мөшкел: бердәмлек юк. Шуның аркасында Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу юк, бер-берсен каһәрләү, мин-минлек, анда әдәп турында сүз дә юк. Чөнки диннең асылын тәшкил итә торган әдәп мәдрәсәләрдә тәрбияләнмәде һәм тәрбияләнми дә”, - дип, мөфти мәдрәсәләрдә иң элек иман, әхлак мәсьәләләренә игътибарны юнәлтүне таләп итте. “Бүген яңа бер юлга басарга, яңа бер сыйфат булдырырга кирәк”, - диде ул.
Бүген көндә кайбер мәдрәсәләр миграция хезмәтенең “йөк күчерү” базасына әйләнде
Мөфти хәзрәтләре “кемне тәрбияләдек без?” дигән сорауга җавап биреп: “Бүген көндә кайбер мәдрәсәләр миграция хезмәтенең “йөк күчерү” базасына әйләнде. БДБ илләреннән килгән үзбәк, таҗик кардәшләребез нишли безнең дипломнарыбыз белән? Алар безнең диплом белән Үзбәкстанда да, Таҗикстанда да берни эшли алмый. Ә Татарстанда күпме кадр җитми. Быелдан башлап БДБ илләреннән кабул итүне туктатырга кирәк. Чөнки без аларның язмышлары белән уйныйбыз”, - диде мөфти. Әмма ахырдан ул, бу фикереннән кире кайтып, татар телен өйрәнеп, татар милләтенә хезмәт итү теләге булганда БДБдан кардәшләребезнең килү мөмкинлеген күзаллавын белдерде.
Мәдрәсә системасында гаилә белән яшәргә, Аллаһы Тәгаләдән куркып һәм санлап, милләтне сөяргә өйрәтү юк
“Безнең эшләмәвебез дә күренә, - дип, хәзрәт авылларга һәм шәһәрләргә чыгып, халык белән эшли белмәү турында ассызыклап үтте. “Халык белән укытучылар эшли белмәгәч, шәкертләр шундый булып тәрбияләнә. Шәкертләр җәмгыяткә генә түгел, бөтенләй тормышка да яраксыз. Диндә һәм җәмгыяттә алар фетнә чыгара, гаилә тормыш итә белми. Бүгенге көндә мәдрәсәдә белем алып, аннан гаилә корып, аерылышканнарны санап чыкканнан соң, чәчләр үрә торды. Димәк, мәдрәсә системасында гаилә белән яшәргә, Аллаһы Тәгаләдән куркып һәм санлап, милләтне сөяргә өйрәтү юк. Дөньяда тормышы булмаган җәмгыять тәрбияләү килеп чыга”, - диде И.Фәизов, нәтиҗә чыгарып.
Уку процессына килгәндә, мәдрәсәләр мәчетләрдә татарча сөйләшә торган кадрларны әзерләргә тиеш. “Татар теле иң беренчел булырга тиеш. Гарәп язулы иске татар теле факультатив булса да укытылырга тиеш. Без аны уку программасына кертергә җыенабыз. Бөтен иске китапларны, тарихи чыганакларны укырлык дәрәҗәдәге кешеләр булсын. Фәкать предмет буларак кына булмасын”, - диде ул. Төркиядә булганда алар Әнкараның илаһият факультетында татарның мәшһүрләре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин һәм тагын берничә хәзрәтнең әсәрләре буенча дәресләр бирүен күргән. “Ә без аларны белмибез дә”, - дип ул, уфтануын белдерде.
Мәдрәсә укытучыларының белемнәре, шәкертләрне укыту ысуллары, программаларны аттестация комиссиясе тикшерә
“Без мәдрәсәләр өчен уку программалары кабул иттек. Әмма тикшерү вакытында районнарда, бу программаларны читкә куеп, без шулай өйрәнгән дип, һаман үзләренең талмутларыннан укытуларын күрдек. Аттестация комиссиясе төзелде, аның рәисе мөфти урынбасары - Габдулла хәзрәт Әдһәмов. Белемнәрегезне, шәкертләрне укыту ысулларын, программаларны тикшерәбез”, - дип ышандырды ул.
“Мәгариф системасында билгеле бер тәртип булырга тиешлеген әйтеп, “Сезнең монда гаебегез юк”, - дип, Илдус Фәизов мәдрәсә укытучыларын тынычландырырга ашыкты.
Финанслау лицензиясе булган мәдрәсәләргә генә җибәрелә
Мөфти хәзрәтләре бүгенге утырышта финанслау мәсьәләсенең республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителүен, укытучыларга, коммуналь хезмәтләрне капларлык акча бирелүен хәбәр итте. Әмма акча лицензиясе булган мәдрәсәләргә генә биреләчәк.
“Безнең бөтен тормышыбызның максаты - хәерле булган мөселманнарны, хәерле булган милләтне тәрбияләү. Әлбәттә, сезнең хезмәтегез фидакарь. Моны бөтен кеше дә булдыра алмый”, - дигәннән соң, мөфти 20 ел эчендә бер урында таптануны, мәдрәсәләрдә сәләфиләр, хизбут-таһрирларның тәрбияләнүен ачыну белән билгеләп үтте. “Чөнки мәдрәсә системасы, укытучылар дөрес түгел, фикерләре, бертөрлелек юк. Мин юкка гына сүземне “разношерстная публика”, дип башламадым”, - диде ул.
Илдус хәзрәт Фәизов чит илләрдә укып кайткан кадрлар мәсьәләсенә дә тукталып, аларның уку йортларына, мәчетләргә тулаем адаптация узмыйча кертелмәячәкләрен белдерде. Аларга РИУда 4 ел укып чыгарга яки экстернат узарга тәкъдим ителәчәк. (фото РИУ сайтыннан)