Истәлекле очрашу

Jan 07, 2015 13:03

Ислам динен кабул итүгә 1000 исемендәге КЮМ мәдрәсәсендә читтән торып укучы шәкертләре белән ТДН мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин очрашты.

Читтән торып йөзгә якын шәкерт укый. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин әйтүенчә алар Татарстаннан кала Рәсәйнең төрле өлкәләреннән ( Башкортстан, Ульян,Мари, Киров, Түбән Новгород, Самара өлкәсе һ.б.) килеп милләттәшләребез гыйлем алалар. Күпчелеге мәхәлләләр дә имам-хатыйб булып эшлиләр.

Мөфти хәзрәт имамнар өчен яңа чыккан “Гыйбәдәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында НИГЕЗЛӘМӘ” китабын тәкъдәрләп узды. Быелгы ел татар галимнәрен өйрәнү елы турында мәгълүмәт биреп китте. Күп кенә сорауларга җавап бирде.

Очрашуда Дагыстаннан килгән хөрмәтле кунаклар катнашты. Дагыстан мөфтие ярдәмчесе Әхмәд Кахаев үз халкы исеменнән сәламнәр җиткерде һәм шәкетләргә Пәйгамбәребез (с.г.в)гә багышланган касыйдә укыды. Җәмәгатъ илә өйлә намазы укылды һәм бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Казан, Ислам дине, Мәдрәсә, Мөфти, Шәкерт

Previous post Next post
Up