Мөхтәрәм җәмәгать!
Изге бәйрәм көннәре барлык халыкларны берләштерсен, якынайтсын, безләрнең күңелләрне миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән баетсын. Исән-имин, сау-саламәт булыгыз мөселман кардәшләр!
Мәдрәсәдә Корбан гаетеннән күренешләр.
Ильяс хәзрәт тәбрикли
Корбан ашыннан авыз итү
Корбан чалыр өчен махсус урын булдырылды. Анда су да, ут та бар.
Мәчет-мәдрәсәнең нигезләре Корбан гаетенә ныгытылып бетте. Моны башкарган иганәчеләргә, төзүчеләргә Аллаһы (в.с.т.)нең мең-мең рәхмәтләре булсын иде.
Мәдрәсәнең керү урыны менә шундый матур булды..Алда эшләребез күп әле. Аллаһы (в.с.т.) безләргә Динислам юлында көч-куәт, сабырлык, аң-белем юлдаш итсен иде.