Әгерҗе районы Ямурза авылында мәдрәсә ачылды

Feb 08, 2014 11:29

100 хуҗалыклы авылда мәдрәсәне эшкуар Илшат әфәнде Сәхипов хәләл җефете белән берлектә, газиз уллары Ильнур һәм Дамир белән төзеткән. Көн бик салкын булуга карамастан  (38 градус) мәдрәсә ачылышына халык бик күп җыелган иде.  Мәчетләре  1995 елда төзелгән. Имам Ильяс  хәзрәт  Сәхипов. Мәдрәсә төзелеше 2013 елның  җәендә башланган.  Мәдрәсә җитәкчесе итеп Рамил хәзрәт куелган.  Авылда бер ел өчендә  30 дан артык кеше  җомга намазына йөри башлаган. Мәдрәсә ачылышында  район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Нияз хәзрәт Сабирҗанов, уку-укыту бүлеге рәисе Руслан хәзрәт Таһиров, безнең мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, безнең мөгаллим Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, төбәк мөхтәсибе  Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, төбәк казые  Руслан хәзрәт Мортазин, район мөхтәсибе  Азат хәзрәт Гатин һәм район имамнары катнашты. Нияз хәзрәт, иң изге теләкләр теләп,  Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм тантанасы аш-су өстәле артында дәвам  итте. Ул хәзрәтләрнең вәгазьләре һәм танылган  җырчы Ильяс Халиковның мөнәҗәтләре  белән халык күңеленә бик хуш килде.











Мәдрәсә ачылышында Татар Шаршадысы авылы абыстае Гөлзар  Хәбирова белән яңадан очрашырга туры килде.


Мәдрәсә, Ислам, Әгерҗе

Previous post Next post
Up