(no subject)

Nov 04, 2013 16:34

Безнең мәдрәсәдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, 100 дән артык гыйльми һәм гыйльми-популяр хезмәт авторы. Марсель Әхмәтҗанов булып китте.

Ул шәкертләр белән очрашты, мәдрәсә китапханәсе, музее, җыелган иске язмалар белән танышты. Иҗат юлы, фәнни эзләнүләре  турында сөйләде.



Университетта белем алганда ук М.Әхмәтҗанов күренекле әдип Нәкый Исәнбәт, Альберт Фәтхи, Фоат Вәлиев кебек галимнәр белән таныша, алар белән татар тарихы, аның борынгыдан калган мирасын барлау һәм өйрәнү хакында фикерләшеп яши. Әлеге татар зыялылары белән аралашу, галим булу теләге аны 1972 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына алып килә. Монда татар шәҗәрәләре телен тикшерүгә багышланган тема буенча диссертация яза башлый.

Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фондның мөдире. Археограф буларак төрле төбәкләргә экспедицияләрдә 30 ел эчендә 700дән артык татар авылында булып өлгерә.

Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелгән. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы егермедән артык китабы, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар. Алар арасында “Нугай Урдасы: татар халкының милли мирасы” һәм “Татар шәҗәрәләре” китаплары аерым игътибарга лаек.


Мәдрәсә, Марсель Әхмәтҗанов, Ильяс хәзрәт, Татарстан, Ислам

Previous post Next post
Up
[]