Танылган дин әһеле Мөхәммәтзакир ишанга багышланган укулар үткәрелде

Aug 25, 2013 18:29




17  августта Чистай шәһәрендә II Чистави укулары уздырылды. “Чистави укулары”нда  Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, безнең мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка дин әһелләре, галимнәр , мәхәллә халкы катнашты. Шулай ук Чистай районы хакимият башлыгы Илдус Әхмәтҗанов булды. Фәнни сөйләшүдә Мөхәммәтзакир ишанга багышланган бай эчтәлекле чыгышлар ясалды. Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие исеменнән әлеге чараның оештыручысы һәм иганәчесе Тәлгать Әхмәтҗановка  “Рәхмәт хаты” тапшырды.

Укулардан соң чарада катнашучылар ишанның каберен зиярат кылдылар, ул төзегән мәдрәсәдә һәм “Нур” мәчетендә булдылар. Шулай ук шәех күмелгән урында Мөхәммәтзакир ишанның тормыш юлы турында язылган истәлек  тактасы куелды.

Мөхәммәтзакир Чистави - XIX гасырда Идел буе, Урал төбәге мөселманнары арасында нәкышбәнди тарикате буенча танылган дин әһеле. М.Камалов бик тә милли җанлы шәхес булган. Тарихтан билгеле булганча, мәрхәмәтле шәехнең шәкертләре дә күп була. Аның хезмәтләрен өйрәнү эше чит илләрдә дә дәвам итә.

Узган елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тырышлыгы белән татар шәехе Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави (1804-1893) (тулы исеме  Әл-Чистави Әбу Габдерахман Мөхәммәдзакир ибне Габделваһһаб Камалов) истәлегенә багышланган беренче укулар Чистай шәһәренең «Нур» мәчетендә уздырган иде. Җыелыш материаллары җыентык булып та дөнья күрде.




Мөфти Таһир Саматов







Закир ишан оныгы Илдус Әмирхан



Татар заманы

Чистай, Мәдрәсә, Таһир хәзрәт Саматов, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ишан

Previous post Next post
Up