Оригинал взят у
ffmiftahov в
Ифтарлар дәвам итә 23 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре татар иҗтимагый оешмасы һәм “Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе бергә ифтар уздырды. Мин әлеге мәдрәсә һәм аның ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән күптәннән танышмын. Ильяс хәзрәт үзе белемле һәм эшлекле җитәкче булганга, бу мәдрәсәне тәмамлаганда шәкертләре дә дини, дөньяви гыйлемгә, һөнәргә ия дин әһелләре булып җитешәләр. Шуңа да без ел дәвамында һәрьяктан үрнәк мәдрәсә белән тыгыз мөнәсәбәттә яшибез, күптөрле чаралар уздырабыз. Изге Рамазан аенда авыз ачтыру - шуларны берсе һәм инде ул күркәм традициягә әверелде.
Ифтарга күп кенә дәрәҗәле кунаклар чакырылды. Шәһәребезнең төрле почмакларында авыз ачулар барганлыктан, барысы да килә алмады, әлбәттә. Шөкер, табыныбыз мәдрәсә шәкертләре белән беррәттән, республикада билгеле кешеләрне дә үзенә җыйды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әхмәт хәзрәт Сабиров, мәрхәмәтле йөрәкле хәйрияче Әсгать ага Галимҗанов, Казан мэриясенең телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, күренекле галимнәребез һәм педагоглар Марсель Әхмәтҗанов, Хатыйп Миңнегулов, Фәйзелхак Ислаев, Илһам Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин, БТКның аппарат җитәкчесе Миләүшә Гомәрова, БТК вәкиле Данис Шакиров, танылган журналистлар - Флера Абдуллина, Рәшит Минһаҗ, Альфред Мөхәммәтрәхимов, Рәсим Хаҗиев, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина, Вәдүт хаҗи Вафин, Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, танылган спортчы Марат Кабаев, эшмәкәр Нәзгать Мәгърифәтуллин, безнең Казан шәһәре татар иҗтимагый оешмасы каршында оешкан “Хатын-кызлар клубы”ның җитәкчесе Рәмзия Галләметдинова һәм аның әгъзалары, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашындагы ифтар бик җылы узды. Бигрәк тә авыз ачтыруны оештыруда үзеннән өлеш керткән БТК әгъзасы Азат Ислаевка рәхмәтлемен. Шулай ук үзенең моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр әйтеп, ифтар кунакларын сокландырган, табынга ямь өстәгән күренекле җырчыбыз һәм педагогыбыз, ТРның халык артисты Миңгол ага Галиевка зур рәхмәт!
Бөтен татар дөньясын үзенең мәрхәмәтле йөрәге, республикадагы ятим балаларның үз әтиседәй якын кешесенә әверелгән Әсгать ага Галимҗановның арабызда булуы нинди зур куаныч! 77 яшендәге аксакал хәйрияче бүген дә игелекле гамәлләре белән мохтаҗларны сөендерүен дәвам итә. Хәйриячебез турында Мәскәүдән Иҗтимагый телевидение журналистлары сюжет төшерергә килгәннәр һәм “Социаль челтәр” тапшыруында күрсәтеләчәк Әсгать Галимҗанов турындагы тапшыруда кичәге ифтар мәҗлесендәге мизгелләр дә урын алачак.
Ифтар тәравих намазы белән төгәлләнде һәм оештыручыларда да, кунакларда да җылы хатирәләр калдырды.
Click to view